Азнакай урамын ике метр биеклектәге үгез сыны бизи
Быел шәһәрнең Татарстан мәйданы, Сөембикә, Ленин урамнары белән сокланып туймаслык. Бихисап санда таучыклар, яңадан-яңа сыннар...
Ленин һәм Сөембикә урамы киселешендә кардан ясалган үгез бер дә чыннан аерылмый: ул менә-менә чабып китәр төсле тоела. Аның авторы – НПСтан Тәлгать Җәлилов.
Кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан райондашыбыз бүген әнә шулай күңелебезгә бәйрәм рухы өстәп, күз явын алырлык сыннар тудыра.
Галәмәт зурлыктагы бу үгезне эшләр һәм буяр өчен ай-һай күпме тырышлык һәм сабырлык кирәк!
– Мондый зур сыннарны эшләгәндә иң авыры нәрсә? – дигән сорауга, ул, озак та уйлап тормыйча:
– Син бар күңелеңне биреп эшләгәнне җимерсәләр – иң авыры әнә шул, – дип җавап бирде.
Булдырылган матурлыкны сакларга да өйрәнәсе иде шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев