Реклама
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шәһәребезнең 2 нче мәктәбе укучылары күренекле якташларыбыз Франс Хәлилов, Мирфаяз Солтанов белән очрашты. Мирфаяз ага - авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган күп фәнни хезмәтләр авторы. Франс ага исә оста бакчачы буларак яхшы таныш. Аның әлеге темага багышлап язган фәнни-методик китаплары шактый. Укучылар аларны кызыксынып тыңлады. Очрашуда шулай...
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шәһәребезнең 2 нче мәктәбе укучылары күренекле якташларыбыз Франс Хәлилов, Мирфаяз Солтанов белән очрашты.
Мирфаяз ага - авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган күп фәнни хезмәтләр авторы. Франс ага исә оста бакчачы буларак яхшы таныш.
Аның әлеге темага багышлап язган фәнни-методик китаплары шактый. Укучылар аларны кызыксынып тыңлады.
Очрашуда шулай ук галимнәр Вәли Хаҗиев, Сәгадәт Ибраһимның туганнары алар турында якты истәлекләре белән уртаклашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз