Реклама
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Хисаметдинова (укытучысы - Римма Тинбакова) һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рузилә Вәлиуллина (Фәридә Шәйхелисламова), Җиңү бистәсенең 9 нчы сыйныфы укучысы Марина Арутюнян (Миләүшә Шәйхулова) җиңү яулады. 8 нче...
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Хисаметдинова (укытучысы - Римма Тинбакова) һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рузилә Вәлиуллина (Фәридә Шәйхелисламова), Җиңү бистәсенең 9 нчы сыйныфы укучысы Марина Арутюнян (Миләүшә Шәйхулова) җиңү яулады.
8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфыннан Илүзә Харисова (Светлана Мамина), 4 нче лицейның 11 нче сыйныфыннан Лилия Гатауллина (Халидә Сабирова), Кәкре Елга мәктәбеннән Чулпан Гарифуллина (Илсөяр Сабирова), 7 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфыннан Сергей Антонов (Җәмилә Ибраһимова) призер булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз