Реклама
Азнакайда балаларның дәрестән соң вакытларын файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирелә. Быел район мәгариф идарәсе өстәмә белем бирү буенча республикада беренчелекне яулады. Соңгы елларда укучылар арасында шахмат белән кызыксыну арткан. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә А.Кучумова җитәкчелегендә "Шахматлар" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә үзара ярышларда көчләрен сыныйлар һәм остарганнан остара баралар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз