Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай укучылары эшче һөнәрен пропагандалаячак

    ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 сыйныфлар укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле иншалар бәйгесе игълан итте. Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган конкурсның беренче (сайлап алу) этабын районда Азнакай мәшгульлек үзәге уздыра. Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә: "Хезмәт кешесе", "Кадрлар җитештерүче", "Минем киләчәк һөнәрем", "Минем киләчәгем - минем кулларымда" дигән...

    ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 сыйныфлар укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле иншалар бәйгесе игълан итте.


    Эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырылган конкурсның беренче (сайлап алу) этабын районда Азнакай мәшгульлек үзәге уздыра.

    Бәйге дүрт номинациядә үткәрелә: "Хезмәт кешесе", "Кадрлар җитештерүче", "Минем киләчәк һөнәрем", "Минем киләчәгем - минем кулларымда" дигән темаларга иншалар 10 октябрьгә кадәр Азнакай мәшгульлек үзәгендә (Солтангалиев урамы, 33 нче йорт) кабул ителә.

    Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны aznakaevotrud.ru яки районның гомумбелем бирү учреждениеләре сайтыннан алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: