Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай – Туймазы дуслыгына нигез салынды

    Шушы көннәрдә Азнакай районы ветераннар советы активистларыннан, башлангыч оешмалар рәисләреннән торган зур төркем Башкортстанның Туймазы районы ветераннары белән очрашып кайтты. Хәер, без гел йөреп торабыз. Казан, Алабуга, Түбән Кама, Болгарга сәфәрләр, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарында чордашларыбыз белән очрашулар күңелдә якты хатирәләр калдырды. Ә чит республикага бу беренче чыгуыбыз. Һәм...

    Шушы көннәрдә Азнакай районы ветераннар советы активистларыннан, башлангыч оешмалар рәисләреннән торган зур төркем Башкортстанның Туймазы районы ветераннары белән очрашып кайтты. Хәер, без гел йөреп торабыз. Казан, Алабуга, Түбән Кама, Болгарга сәфәрләр, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарында чордашларыбыз белән очрашулар күңелдә якты хатирәләр калдырды. Ә чит республикага бу беренче чыгуыбыз. Һәм тәэсирләр көткәннән дә артыграк булды.

    Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин безне көне буе озата йөрде. Ул элек агроном, колхоз рәисе, райкомның беренче секретаре булган. Туган ягының үткәнен һәм бүгенгесен биш бармагы кебек белә. Татарча, Ык буе кешеләренә хас сөйләм белән матур итеп сөйли. Бүгенге көндә аның кул астында 36 мең пенсионер исәпләнә. Йөздән артык башлангыч оешма бар. Без аларның бик яхшы оештырылган эшчәнлеге белән дә таныштык.

    Читкә чыгып гыйбрәт ал, диләр бит. Сәфәребез барышында үрнәк алырлык әйберләр күп булды. Әйтик, Иске Туймазы авылындагы һәйкәл. Мәдәният йорты белән бер ихата эчендә урнашкан бу обелискның тирә-юненә шәһәрдәге кебек хәтфәдәй газон үләне җәелгән. Янәшәдә - зәңгәр чыршылар, чәчәкләр. Заманча, пөхтә, чиста. Һәйкәлгә авыл биләмәсенә кергән биш авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кешесенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме тулы итеп язылган, яшәү еллары да күрсәтелгән. Менә бу ичмасам хәтер! Оныклар үз бабасының гына түгел, ә ерак бабаларының да исемен, кайчан һәлак булуын белеп яши дигән сүз!

    Төмәнәк авылындагы һәйкәл эчтәлеге белән таң калдырды. "Мәңгелек дан шинельсез солдатларга - Аналарга һәм Балаларга!" дип язылган, басуда көлтә бәйләүче ана һәм аның балалары сурәтләнгән бик матур скульптур композицияне үз акчасына РФнең Мактаулы энергетигы, Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Атказанган артисты, җырчы, шагыйрь, композитор, эшмәкәр Фәнир Галимов ясаткан. Үз авылының тарихы турында ике китап та чыгарган. Ватанпәрвәр җанлы, талантлы, игелекле Ф.Галимов белән без дә очраштык. Рәхәтләнеп аның җырларын тыңладык. Төмәнәк һәм Азнакай һәвәскәрләренең чыгышлары матур дустанә концертка әверелде.

    Кая гына барсак та, безне башкорт дусларыбыз гармун моңы, җыр, бию, икмәк яки чәкчәк белән каршылады. Безнең җитәкчебез, бу сәфәрнең инициаторы, Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов хуҗаларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

    Программа гаять тыгыз итеп төзелгән иде. Туймазы шәһәрендә "Актив озын гомер" клубында рус һәм татар-башкорт ансамбльләре әгъзалары белән очрашу, Собхангол авылында ветераннар тормышы турында видеофильм карау, районның авыл хуҗалыгы идарәсендә булу, агросәнәгать комплексының чын фабрика кебек кондитерлык цехына экскурсия ясау, күп төрле азык-төлек җитештерүче 8 предприятиенең башлыгы, Азнакай аграрийларына да яхшы таныш булган Ильяс Саниев белән аралашу, "Розалар үзәне"ндә затлы чәчәкләр патшалыгында йөрү бихисап уңай тәэсирләр һәм мәгълүматлар бирде. Шушы тәэсирләр ташкыныннан аерып алып, берничәсен билгеләп үтәсем килә.

    Иң кызыктырганы - районның ветераннар советы, ул күп бүлмәле, иркен бинада урнашкан. Җыелу, буш вакытны үткәрү, түгәрәкләр эшен оештыру өчен урын да, шартлар да җитәрлек. Һәр авылда ветераннар советының үз бүлмәсе һәм музей булу күзгә ташланды. "46 музей бар", - диде Адонис Фазуллин.

    Район белән танышып йөргәндә без искитмәле чисталыкка хәйран калдык. Бер җирдә тәмәке төпчеге, целлофан кисәге, шешә аунап ятмый. Без килә дип чистартып, җыештырып чыксалар да, чүп ташлардай берәр мәнсезе табылыр иде, югыйсә. Чәчәк атып, орлык чәчеп утыручы әрем, алабута, билчән плантацияләре дә күрмәдек. Әллә мондагы халык үз өен (авылын, табигатен) чиста тотарга өйрәнгәнме? Алай булуы да бар.

    Эшчән, тырыш халык яши биредә. "Теплицалар иле" бу. Менә ничә еллар инде күрше-тирә төбәкләр дә Туймазы помидорын ашый, аның үсентеләрен ала. Эштән курыкмаган кеше генә көйсез, нәзберек теплица бизнесына тотына аладыр ул. Берәү әнә 60 гектар мәйданда кыяр, помидор үстерә икән хәзер. "Розалар үзәне"ндә дә без нәкъ шундый тырыш, тәвәккәл кешеләр белән очраштык.

    Бай табигатьле, урманлы-таулы бу төбәк безне кунакчыл кабул итте. Татар белән башкортның теле дә, тарихы да, мәдәнияте дә охшаш.

    "Дусларым- күп җирдә...

    Башкорт-татар -

    Рухи туган элек-электән!!!

    Аралардан салкын җил исмәскә

    Безне моңнар бергә "эреткән"!!!" - дип яза үзенең бер шигырендә сезгә инде таныш Фәнир Галимов. Сезне хәзер Азнакайда көтәбез, туймазылы дуслар!

    Нәсимә Камалиева, район ветераннар советы әгъзасы

    P.S. Күрше республикадан кайтышлый без үзебезнең Сарлы авылына кагылдык. Яңа мәдәният йортын карадык, капиталь ремонт ясалган урта мәктәптә булдык, авыл ветераннары белән очраштык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: