Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай турында балалар нинди яңалыклар ачтылар? - ФОТО

    Мәдәни үзәк хезмәткәрләре балалар өчен «Туган як буйлап сәяхәт» дигән квест-уен уздырды.

    Аның максаты – туган якка мәхәббәт тәрбияләү, аның турында күбрәк мәгълүмат туплау.

    Балалар өч станция үттеләр. “Яраткан шәһәрем” станциясендә ике командага бүленеп, “Маяк” газетасыннан яшерен хәрефләр эзләп, “Азнакай” сүзен җыйдылар. Шулай ук шәһәрнең архитектура үрнәкләре һәм һәйкәлләре фотоларына карап, алар турында да сөйләргә кирәк иде.

    “Милләтләр мәдәнияте” станциясендә халыклар турында табышмакларны чиштеләр, милли әләмнәрне танып әйттеләр.

    “Туган як станциясе җирле һәм республикабыз шагыйрьләре, музыкантлары һәм җырчыларына багышланды.

    Соңыннан балалар бергәләп “Туган як” җырын җырладылар.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: