Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай тудыру йортында Маймыл елында 305 кыз һәм 325 малай туган

    Республикада узган елның декабрендә берничә районда тудыру бүлекләре ябылды. Әнә шулай сәламәтлек өлкәсендә дә оптимальләштерү бара. Моны медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа төр технологияле үзәкләрне җиһазлауны яхшырту буенча максатчан эш алып барылуы белән аңлаталар. Шөкер, безнең Азнакайда бала тудыру бүлеге ябылмады. Хәзер безгә Мөслимнән, үзләрендә бүлекләр булса да, Сарман,...

    Республикада узган елның декабрендә берничә районда тудыру бүлекләре ябылды. Әнә шулай сәламәтлек өлкәсендә дә оптимальләштерү бара. Моны медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа төр технологияле үзәкләрне җиһазлауны яхшырту буенча максатчан эш алып барылуы белән аңлаталар. Шөкер, безнең Азнакайда бала тудыру бүлеге ябылмады. Хәзер безгә Мөслимнән, үзләрендә бүлекләр булса да, Сарман, Лениногорск, Әлмәт районнарыннан да бала табарга килүчеләр күбәйде. Узган Маймыл елында Азнакай тудыру йортында 305 кыз һәм 325 малай дөньяга аваз салган. Бүлектә бөтен шартлар булуы, хезмәткәрләрнең югары профессиональлеге әнә шулай читләрне дә үзенә тартып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: