Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай терлекчеләре малларны май башына кадәр җәйге лагерьларга күчерәчәк

    Районыбыз хуҗалык-ларында тәүлегенә 97700 кг сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 487 кг га күбрәк. Хуҗалыкларда бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә. Ә менә "Марс" ҖЧҖндә бу күрсәткеч 16,5, " Таллы Бүләк" АХҖКда -13,5, "Тукай" ҖЧҖндә-13,2, "Кәлимуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәр сыердан тәүлегенә уртача 12,9 килограмм...

    Районыбыз хуҗалык-ларында тәүлегенә 97700 кг сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 487 кг га күбрәк. Хуҗалыкларда бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә.

    Ә менә "Марс" ҖЧҖндә бу күрсәткеч 16,5, " Таллы Бүләк" АХҖКда -13,5, "Тукай" ҖЧҖндә-13,2, "Кәлимуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәр сыердан тәүлегенә уртача 12,9 килограмм сөт савалар. "Кәримов", "Габдрахманов" КФХлар, "Туйкә" ҖЧҖндә тәүлеклек сөт савуны шактый арттыруга ирешкәннәр. "Марс" ҖЧҖннән Зөлфия Алтынбаева айга 626 кг сөт сауган, димәк көнлек савым 20 килограммнан да артып киткән. Иң мул продукция бирүче сөтлебикә дә шушы хуҗалыктан. "Слива" көнгә 32шәр кг сөт бирә икән.


    Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. "АГРО - ТНГС" ҖЧҖндә бу күрсәткеч нибары - 8,1, ә "Чалпы" ҖЧҖндә 8,3 кг тәшкил итә. "Азнакай" АФ" ҖЧҖндә алда баручы "Сукаеш" (16,8), "Урманай" (15,6) белән беррәттән, Сәпәй (6,5) һәм Үчәлле (7,7) бүлекчәләре кебек бу мөһим тармакка бармак аша гына караучы, артта сөйрәлүчеләре дә бар.


    Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропред-приятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Юкса, яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган.


    - Малларга тиешле игътибар җитми, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Нәфис Махиянов. - Фермаларның янына килеп басуга ук эшнең ни дәрәҗәдә баруын белеп була. Малларга сыйфатлы азык бирелгән җирдә бернинди дә ис килми.

    Ә инде азык сыйфатсыз булса, ачыган ис әллә кайдан ук сизелә. Рационны төрләндерү, баланслаштыру зур әһәмияткә ия. Аеруча каротинга бай азыклар ашату зарур. Яз бит болай да организмның витаминнарга сусаган чоры. Ә иң файдалы витамин чыганагы март кояшында, терлекләр ныгый. Шуңа да хәзер малларны саф һавага, кардаларга чыгару зур әһәмияткә ия.


    Быел яз иртә килә. Хәстәрле җитәкчеләр малларны җәйге лагерьларга чыгаруга хәзерләнә, ремонт ясый. Кар эрегәнче, басуларга керерлек чагында, кардаларга салам да ташып калырга кирәк.


    Терлекчеләргә май башына кадәр җәйге лагерьларга күчү бурычы куелган.


    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: