Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай телерадиокомпаниясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә

    Вакыт дигәнең сизелми дә уза тора. Азнакай телерадиокомпаниясенең 20 еллык юбилеен әле генә уздырган идек кебек, инде 5 ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Әлеге истәлекле дата уңаеннан без телерадиокомпания җитәкчесе Илкам Газизҗанов белән әңгәмә корып алдык. - Илкам Мәгъсүмович, шушы вакыт...

    Вакыт дигәнең сизелми дә уза тора. Азнакай телерадиокомпаниясенең 20 еллык юбилеен әле генә уздырган идек кебек, инде 5 ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә ул үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Әлеге истәлекле дата уңаеннан без телерадиокомпания җитәкчесе Илкам Газизҗанов белән әңгәмә корып алдык.

    - Илкам Мәгъсүмович, шушы вакыт эчендә сездә шактый гына үзгәрешләр дә булды, шулай бит?
    - Кабель телевидениесе киңәюе нәтиҗәсендә республика буенча телеканалларның саны күпкә артты. Шуңа да карамастан, без үзебезнең тамашачыларыбызны югалтмадык - бу иң мөһиме. Киресенчә, бүген безнең тапшыруларны якын-тирә шәһәр һәм районнар - Әлмәт, Баулы, Җәлил, Лениногорск, Зәйдә, шулай ук Башкортстанның берничә районында карыйлар. Санлы форматта эшләп, МТС, «Таттелеком» ААҖ кабель телевидениесе челтәрләре аша тапшырабыз. Бу эфирның сыйфатын күпкә яхшыртты.

    Тагын бер уңышыбыз - ел ярым элек «Азнакай» радиосы оешып, эшли башлады.


    - Сездә техник як белән иҗат бергә тоташкан. Коллективны бер йодрыкка туплап эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була торгандыр?
    ­- Дөрес әйтәсез, телевидение эше ике мөһим нәрсәдән тора: югары технология һәм иҗади хезмәт. Икенчесе бәлки мөһимрәктер дә әле. Ә кадрларыбыз барсы да үз урынындагы, зур тәҗрибәгә ия белгечләр. Иң беренче чиратта уң кулым булган Марат Басариев турында әйтеп үтәсе килә. Без аның белән телевидениенең беренче көненнән үк бергә. Марат ышанычлы, яхшы дус кына түгел, бик сәләтле, нинди эшкә алынса да аны башкарып чыга торган кеше. Вазифасы буенча ул реклама бирүче, сюжет, документаль фильмнар ясатучы, предприятиеләр белән элемтәдә тора, алар белән турыдан-туры эшләп, безгә яшәү өчен матди чыганак таба. Моңардан тыш, иҗатка баштанаяк чумып, бу заказларны үзе үк башкарып та чыга. Теле, радиоэфирга чыккан реклама, документаль фильмнарда аның тавышын еш ишетергә була.


    Азнакай телевидениесе оешканнан башлап эшләүче Әлфия Хафизова, бераз соңрак килеп кушылган Әлфия Иксанова бүген коллективның тоткасы. Алар икесе аерым-аерым игътибарга лаек булсалар да, берләштереп сөйлим, чөнки халык та бит аларны «Ике Әлфия» дип, яратып әйтә. Нинди генә башкарып чыга алмаслык эш булса да, алар тотына икән, нәтиҗәсе һәрчак уңай була. Иҗади, талантлы булулары белән беррәттән Ходай аларга тырышлык, үҗәтлек, максатчанлыкны да өеп биргән. 25 ел дәвамында экраннан төшмичә, халыкка хезмәт итәләр. Телерадиокомпаниянең республикакүләм бәйгеләрдә яулаган уңышлары нигезендә аларның хезмәте ята. Телевидениенең авыр чорларда да сакланып калып, бүгенге юбилеена килеп җитүендә аларның роле зур булды.


    Озак еллар реклама бүлеген Светлана Шәрифуллина җитәкли. Ул Мәскәүдә махсус курслар да тәмамлап кайтты. Үз эшенең остасы. Коллективта дустанә микроклимат тудыручы да ул.


    Мөдәрис Шиһапов иҗат кешесе буларак районда яхшы таныш. Бездә ул сюжет тапшыруларын монтажлау белән шөгыльләнә. Шуның өстенә бөтен вак-төяк эш тә аныкы. Көне-төне, бөтен гомере телевидениедә үтә, дисәң дә була. Яшьләр бик ярата үзен, йомшак холкы, тәмле теле, ярдәмчеллеге белән ихтирам казанды.


    - Сез үзегез телевидение белән ничек мавыгып киттегез, белгәнемчә, алган һөнәрегез авыл хуҗалыгы белән бәйле?
    - Телевидениегә кереп китүемә балачак һәм яшьлек дустым Айрат Яхшыгулов сәбәпче. Ул үз артыннан ияртте. Районның үз телевидениесен булдыру беренче карашка тормышка ашмаслык хыял кебек иде, әмма ул йөрәкләрдә өмет уты кабыза алды. Әлбәттә, ныклап эшли башлаганчы утны-суны шактый кичәргә туры килде.


    1991 елда, инде эшкә керештек дигәндә генә «путч» булып, кичен телевидениене ябарга дигән телеграмма килде. Төн буе кайгырып, киләчәк турында сөйләшеп утырдык. Безнең бәхеткә, иртәнгә безнең проблема үзеннән-үзе хәл ителгән иде.


    Үзе китәр алдыннан, Айрат телевидениегә җитәкче булып калуымны сорады. «Бергә башлаган эшне юкка чыгарма, инде никадәр көч куелды бит», - диде. Шуннан бирле аның сүзен тотып, коллективка җитәкчелек итәм.


    - Киләчәккә нинди максатлар белән яшисез?
    - Бүгенге көндә алдыбызда матди-техник базаны яңарту бурычы тора. Күреп торасыз, техник прогресс көннән-көн үсештә, катлаулана бара, аның мөмкинлекләре тагы да киңәя. Безгә дә замана таләпләреннән артта калырга ярамый. 100 процент санлы форматка күчү буенча эш алып барыла. Әлбәттә, кадрларны саклап калу, яшьләрне иҗади үстерү, яңадан-яңа тапшырулар эшләү - барсы да алда торган бурычларыбыз.


    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: