Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай табигате ярдәмгә мохтаж

    Районның аграр һәм индустриаль үсешен тәэмин иткән экологик хәл торышы һәрчак көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу нәүбәттән 2011-15 елларга максатчан программа эшләнеп, аның кысаларында шактый гына чаралар үткәрелә. Әйтик, техноген каршылыкларны киметүдә, сулар һаваны чиста тоту, халыкны чиста су белән тәэмин итү, шакшы су челтәре һәм биналарын төзекләндерү, киңәйтү, яңаларын...

    Районның аграр һәм индустриаль үсешен тәэмин иткән экологик хәл торышы һәрчак көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу нәүбәттән 2011-15 елларга максатчан программа эшләнеп, аның кысаларында шактый гына чаралар үткәрелә. Әйтик, техноген каршылыкларны киметүдә, сулар һаваны чиста тоту, халыкны чиста су белән тәэмин итү, шакшы су челтәре һәм биналарын төзекләндерү, киңәйтү, яңаларын төзү, җирләрне саклау, сулыкларны төзекләндерү, ландшафтны яңарту, җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, җитештерү калдыкларын утильләштерү, үсемлек дөньясын баету буенча күптөрле чаралар, табигый байлыкларны саклауда халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Муниципаль район башкарма комитеты каршында экология куркынычсызлыгы һәм санитар иминлек буенча комиссия төзелеп, ул нәтиҗәле генә эшләп килә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән бүгенге әңгәмәбез шушы өлкәдә башкарылган эшләр һәм хәл итәсе проблемалар хакында.

    - Айдар Хәләфетдинович, экология елы район алдына нинди бурычлар куйды?

    -Бурычлар җитди һәм аларның барсы да игътибар үзәгендә. Шул ук сулыкларны пычранудан саклау һәм халыкны чиста су белән тәэмин итү, сулар һавабызны чиста итү, яшәгән җирлегебезне төзекләндерү, халыкта экологик культура тәрбияләү һәм башкалар. Сүз дә юк, боларның барсы да бер елда гына башкарып чыга торган мәсьәләләр түгел. Алар озак вакытка исәпләнелгән, яшәеш дәвамында хәл итәсе, әмма шулай да кайберләрен агымдагы елда ук гамәлгә ашыру мөмкинлегебез бар дип уйлыйм.

    - Сезнең белән килешәм. Менә шушы агымдагы елдагыларына тукталып китик әле?

    -Алар шактый. Мәнәвез, Кара елгаларның экологик халәтен яхшырту, яр буйларын чистарту, Солтангалиев урамы буйлап Кара елгага, Ф.Галиев, Октябрь урамнары буйлап Мәнәвез елгасына кадәр, Яшьләр урамы буеннан-буена су канализациясе ясау. Сулыкларны саклау, Мәллә елгасын төзекләндерү буенча күп кенә чаралар үткәрү каралган. Авыл җирлекләрендә сулыкларны рәсмиләштерү, ял итү урыннарында коткару пунктлары, уңайлыклар булдыру, канализация челтәре һәм корылмаларын киңәйтү, яңарту.

    Сулар һавабызның чисталыгына агач-куаклар утыртып кына ирешеп була. Бу эшнең яз-көз тукталып торганы юк. Чишмә буйларын матурлау, урамнарда чәчәкләр үстерү, яшәгән урыннарны чиста тоту, бакчачылык, гаражлар ширкәтләрендә тәртип булдыру, Туйкә, Әгерҗе, Күктәкә буаларында чисталык тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарып тору, юл буйларын чабып, яшелләндереп тору, су чистарту корылмаларын, авылларда су башняларын ремонтлап, төзек тоту, үләт базларында санитар кагыйдәләр саклану, санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү - болар барсы да күз уңындагы, һәрдаим алып барылучы эшләр.

    -Халыкта экологик культура тәрбиясе булмаса, бу эшләр көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин, шулай бит?

    -Әлбәттә. "Үз агачыңны утырт!", "Татарстанның чиста урманнары" акцияләре зур оешканлык белән үткәрелде. Мәктәпләрдә балалар белән күп кенә чаралар уза, район конкурслары, семинарлар оештырыла, проектлар эшләнә. Район газетасында да экология темасына зур урын бирәсез. Җирле радио-телевидение аңлату-белемне үстерүгә багышланган күптөрле тапшырулар алып бара.

    Ел саен язын-көзен һәр йортта олыдан кубып җыештыру үткәрелгән кебек, районда да һәр яз, көздә территорияләрне чистарту буенча өмәләр уздырабыз. Быел санитар-экологик икеайлык үткәрелде. Аның кысаларында шактый эшләр башкарылды. Шәһәребезнең Тарсус, "Юбилейный" паркларында агачларның төрлесе һәм кем тарафыннан гына утыртылмады: өлкәннәр, укучылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе, яңа гаилә коручы яшь парлар... Ел саен районда 7-8 мең агач утыртыла.

    Гадәттә утыртканда агачларның яшьрәген сайлыйбыз, әмма аларның күбесе корый, яңарып китә алмый. Быел исә аларның инде шактый тамырланып өлгергән зурларына өстенлек бирелде. Сүз дә юк, бу зур чыгым, куәтле техника сорый торган эш, монда безгә "Татнефть" ААҖнең "Азнакайнефть" идарәсе ярдәмгә килде. Нефтьчеләр ярдәме белән быелгы язда гына да меңнән артык үсенте утыртылды. Көзгә тагын шулкадәр үк планлаштырыла. Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә янә бер парк - Яшь парлар паркы булдыру күздә тотыла. Аның төзелешенә район бюджетыннан һәм нефтьчеләрдән 5 миллион сумга якын акча тупланды.

    Актүбә бистәсендә дә «Нефтьчеләр паркы»н төзүгә 3,5 миллион сум акча каралган. Паркларны тантаналы ачу шәһәр көнен, республика көнен бәйрәм иткән 30 августка билгеләнде.

    Районда 2012-15 елларга парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча махсус программа гамәлдә. Авылларда да бу юнәлештә күләмле эшләр алып барыла. Болар барсы да халык өчен һәм азнакайлылар үзләре дә аларда актив катнаша.

    -Экологик яктан өстенлекле проектлар эшләнәме?

    -Әлбәттә. Төп проектларның берсе - халыкны чиста су белән тәэмин итү. 2012 елда "Чиста су" программасы нигезендә республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында 56 миллион сумлык су челтәрен алыштыру эшләре башкарылды. Бүгенге көндә шундый ук эшләр Балтач, Урсай, Мәлбагыш, Чалпы, Микулино, Чәкән авылларында, Җиңү бистәсендә дәвам итә. Сәпәйдә һәм Җиңү бистәсендә реконструкцияләү тулысы белән төгәлләнде. "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасы кысаларында Әгерҗе һәм Тымытык авылларында су челтәре яңартыла.

    Татшуганда шундый ук реконструкцияләү үткәрү өчен федераль бюджеттан 15 миллион сум акча бүлеп бирелде. Туйкәдә дә су белән тәэмин итү проекты гамәлдә. Узган ел Мәндәйдә өстәмә скважина борауланды. Агымдагы елда җирле бюджет хисабыннан Яңа Юл микрорайонында һәм Уразай авылында су челтәрләрен проектлау эшләре башкарылачак. Районның 6 авылына (Әгерҗе, Чалпы, Чубар Абдул, Илбәк, Учәлле, Вахитов) җир асты суларын файдалануга рәсми хокук бирелде. Аны тагын 8 авылга алу өчен документлар әзерләнә.

    Янә бер мөһим проектларның берсе - җирлегебездәге елгаларның (Кара, Сыза, Стәрле, Мәллә) экологик халәтен яхшырту. Гоголь урамыннан Җәлил урамына кадәр Кара елга ярларын чистарту, Солтангалиев урамы буйлап елгага кадәр аккан сулар канализациясе эшләүгә район бюджетыннан 2 миллион сум акча бүленде. Тагын шул ук күләмдә акча Сыза һәм Стәрле елгаларының экологик торышын яхшыртуга каралды. Ыкның зур тармагы саналган Мәллә елгасын чистарту һәм төзекләндерү буенча бер төркем галимнәр һәм экология юнәлешендәге җәмгыятьләр директорлары составындагы инициатив төркем тарафыннан махсус проект әзерләнә.

    Авыл җирлекләрендә чүплекләрне, су чыганакларын төзекләндерү һәм әйләндереп алуга, аларга юллар булдыруга район бюджетыннан 4 миллион сум каралган. 1 миллион 760 мең сумы финансланды да. Якын арада Актүбә бистәсендә ТБО полигоны төзеп (2013 елда җирле бюджеттан 500 мең сум каралган) файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шулай ук әлегә кадәр булган чүплекне рекультивацияләү (2013 елда район бюджетыннан 400 мең сум бүленде) бара.

    Җирле бюджет хисабына автогрейдер, чүп ташу машинасы алынды. Узган ел экскаватор, җыю машинасы, 281 контейнер кайтарылган иде, 7 яңа контейнер мәйданчыгы эшләнде, 24енә ремонт үткәрелде. 2012 елда табигатьне саклауга багышланган чараларга 10 миллион сум җирле бюджет акчасы тотылды. Быел бу максатка 12 миллион сум каралды.

    Үләт базларын тәртиптә, санитар нормаларда тоту шулай ук күз уңында. Быел гына да моның өчен 450 мең сум бүлеп бирелде. 8 авылда алар яңартылды инде, башкаларында да эш алып барыла.

    Районда чишмәләргә аеруча игътибар. Аларның 70-80 проценты нефтьчеләр карамагында булып, һәрчак төзекләндерелеп, чистартып торыла. Гомумән, «Азнакайнефть» идарәсе төбәгебезнең экологик халәтен яхшырту, саклауда зур өлешен кертә.

    -Экологияне бозучыларга җәза төрләре елдан-ел катгыйлана...

    -Закон нигезендә, андыйлар административ җаваплылыкка тартыла, аулар, кораллар, шулай ук аларның корбаны булган җәнлекләр конфискацияләнә. Тирә-юньгә чүп, тәмәке төпчеге ташлаучыларга штрафлар саллы. Ишегалларында, сулыклар янәшәсендә машина юучыларга ул 2 меңнән 3,5 мең сумга, ә инде җаваплы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр салынырга мөмкин. Мондый очраклар тагын да кабатланганда, шртафның күләме арта. 25 апрельдән 10 июньгә кадәр барган браконьерлыкка каршы көрәш операциясендә закон бозучыларга беркетмәләр төзелеп, тиешле җәзага тартылдылар.

    Тирә-мохитне саклау өлкәсендәге аеруча җитди куркыныч бозулар өчен закон нигезендә җавап тотасын азнакайлылар яхшы белә һәм мондый адымга баручылар саны елдан-ел кими.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Табигать-Анабызны саклауда уртак максатларга ирешүдә активларның тагын да артуын телибез!

    Әңгәмәдәш Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: