Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләре белән сокландырудан туктамыйлар
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләре белән сокландырудан туктамыйлар. Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге республика фестиваль-конкурсыннан да гран-прин белән кайтты алар. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 44 конкурсант арасыннан Газинур Равиловка баянда уйнауда тиңнәр булмады (укытучысы - Флюра Әбсәләмова). Аңа «Weltmeyster» концерт баянын "Татнефть" ААҖ генераль директоры советнигы Ардинат Нугайбеков тапшырды....
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары сәләтләре белән сокландырудан туктамыйлар. Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге республика фестиваль-конкурсыннан да гран-прин белән кайтты алар. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 44 конкурсант арасыннан Газинур Равиловка баянда уйнауда тиңнәр булмады (укытучысы - Флюра Әбсәләмова). Аңа «Weltmeyster» концерт баянын "Татнефть" ААҖ генераль директоры советнигы Ардинат Нугайбеков тапшырды. Әмин Шакиров исә - II дәрәҗә лауреат (укытучысы - Илгизә Шакирҗанова), Искәндәр Вәлиев (Альбина Сәлахова), Камил Мөбәрәкшин (Рәйсә Әмирова) III дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Раушан Хафизов, Рамил Исхаков, Самат Җәләев дипломант булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев