Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай сәнгать мәктәбе бию коллективлары яңа проектта катнаша

    "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе республиканың иң яхшы бию коллективлары катнашында яңа проект әзерли башлады. 21 февральдә Азнакай сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" Һәм Лилия Закирова җитәкчелегендәге "Лилия" бию коллективлары "ТНВ" каналында ярты сәгатьлек программа яздырдылар. "Балачак" - "Шаяру" һәм "Кошларым" биюләрен тәкъдим итте. Ансамбль солистлары Анжелика Богданюк белән...

    "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе республиканың иң яхшы бию коллективлары катнашында яңа проект әзерли башлады. 21 февральдә Азнакай сәнгать мәктәбенең Миләүшә Зарифуллина җитәкчелегендәге "Балачак" Һәм Лилия Закирова җитәкчелегендәге "Лилия" бию коллективлары "ТНВ" каналында ярты сәгатьлек программа яздырдылар. "Балачак" - "Шаяру" һәм "Кошларым" биюләрен тәкъдим итте. Ансамбль солистлары Анжелика Богданюк белән Салават Закировның да аерым биюләре төшерелде. Ә "Лилия" коллективы «Эх, путь-дорожка фронтовая», «Матур биеп басабыз», «Атлар чаба» композицияләре белән чыгыш ясады. Соңыннан азнакайлылар белән әңгәмә үткәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: