Реклама
"Өстенлекле мәктәпләр" программасына кергән Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда лидерлык сыйфатларын үстерү буенча укулар узды. Аны Сингапурның Educare компаниясе тренеры Ванчин Хенг үткәрде. Укытучылар үзләрен укучылар урынына куеп карады: төркемнәргә яки парларга бүленеп, парта артына утырдылар, биремнәргә җаваплар яздылар, алар буенча үзара фикер алыштылар. Ә инглиз теле укытучылары Роза Кәримова...
Укытучылар үзләрен укучылар урынына куеп карады: төркемнәргә яки парларга бүленеп, парта артына утырдылар, биремнәргә җаваплар яздылар, алар буенча үзара фикер алыштылар.
Ә инглиз теле укытучылары Роза Кәримова һәм Фәйрүзә Шакирова өчен бу көн икеләтә файдалы булды.
- Ванчин Хенг белән аралашып, инглизчә сөйләм телебезне сынап карарга форсат тууга шатбыз, - ди алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз