Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәр судында килешү эскәмиясе урнаштырдылар

    Тормышта барсы да була, гел уйламаган җирдән кешеләрнең бер-берләре арасында бәхәс, аңлашылмаучылыклар да туарга мөмкин. Аларны чишү юллары бар һәм төрле. Аерым алганда, медиация, мәсәлән. Гомумдөнья практикасында ул инде уннарча еллар дәвамында кулланылып, әйтергә кирәк, уңай нәтиҗәсен күрсәтеп килә. Безнең илдә дә медиация турында Закон кабул ителеп, ул бәхәсләрне хәл...

    Тормышта барсы да була, гел уйламаган җирдән кешеләрнең бер-берләре арасында бәхәс, аңлашылмаучылыклар да туарга мөмкин. Аларны чишү юллары бар һәм төрле. Аерым алганда, медиация, мәсәлән. Гомумдөнья практикасында ул инде уннарча еллар дәвамында кулланылып, әйтергә кирәк, уңай нәтиҗәсен күрсәтеп килә.

    Безнең илдә дә медиация турында Закон кабул ителеп, ул бәхәсләрне хәл итүнең отышлы бер алымы булып тора. Дөрес, аның кайбер өлеше үзе үк бәхәсләр тудырса да, гомумән алганда, Федераль закон, безнең уйлавыбызча, төп функциясен үтәде: аны кабул итү ил җәмәгатьчелеге ихтыяҗын дәүләт дәрәҗәсендә тану ул.

    Бәхәсләрне үзара килешү, медиация юллары белән хәл итү, аларга мөмкинлек ачу гына түгел, ә дәүләт суд системасын ярыйсы гына бушандыру да булып тора. Үзенең бер чыгышында РФ Президенты киңәшчесе В.Яковлев, судларның эшләр белән "тулып ашкан" булуын ассызыклап, үзара килешү юлларын куллануны бик мөһим, кулай чара дип белдергән иде.

    Суд эшчәнлегенең елдан-ел киеренкеләнә баруын Азнакай суды мисалында да күрергә мөмкин. Әйтик, быел беренче яртыеллыкта гына да судьялар тарафыннан 1434 эш, шулардан 1279 гражданлык эшләре каралды. Узган ел белән чагыштырганда бу сан 127гә, 2011 елдагыдан - 174кә, 2009 елга караганда 336га күртәк. Ә бит 2012 ел башыннан алып судьялар саны алтыдан бишкә калды.

    Әмма сан беркайчан да сыйфатта чагылырга тиеш түгел, шуңа күрә дә судтагы һәр киңәшмә - ул каралган, куеп торылган, туктатылган эшләргә атналык анализ ясау гына түгел, ә бурычларны тәгаенләү, эш вакытын нәтиҗәле файдалану юлларын эзләү, башка судлар тәҗрибәсен дә өйрәнү. Әнә шундый киңәшмәләрдә бәхәсләрне чишүнең отышлы юлы буларак медиация алымын куллану турында да күп тапкырлар сөйләшүләр алып барылды, ләкин шәһәребездә әлегә моңа махсус укыган белгеч-медиаторлар булмаганлыктан, бу идея сүздә генә кала килде.

    Берчак шулай суд рәисе М. Г. Әбдрәшитованың игътибарын "Судья" журналында бирелгән "Килешү эскәмиясе" фотосурәте җәлеп итә. Аңа аеруча хас новаторлык рухы, сүз дә юк, моңа битараф калмый һәм инде бер-ике атна эчендә суд фойесында, иң күренеп торган урында, шундый ук эскәмия үз урынын алды. Беренче көннән үк ул барсын да - йомыш белән керүчеләрне дә, судка килүчеләр, профессиональ юристларны да үзенә тартты. Әйтергә кирәк, утыргычның буш торганы сирәк. Ул кешеләргә бәхәсләрне тыныч юл белән дә хәл итү мөмкинлеге барлыгын искәртеп, үзенә чакырып тора. Аның белән янәшә килешүләр, үзара аңлашулар өчен җыйнак кына кабинет та ясап куелды.

    Безнең халык өчен бәхәсләрне альтернатив хәл итү юллары әлегә яңалык булып тора. Шуңа күрә аларны судсыз гына да хәл итү мөмкинлекләре барлыгы турында күбрәк белсеннәр өчен, бу хакта тәфсилләп аңлатылган стенд та булдырдык. Суд утырышларына килүчеләр дә аның белән бик теләп таныша, кызыксына. Стендны даими яңартып торабыз, биредәге мәгълүмат бәхәсне альтернатив чишү юлларын белеп, аларның үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен саклап калу, финанс чыгымнарын киметү, вакытны янга калдыру һәм уңай нәтиҗә бирүдә файдасын аңлап торуга хезмәт итәргә тиеш.

    Әлеге яңалык, башкарылган эш инде үз нәтиҗәләрен күрсәтә дә башлады: берничә профессиональ юрист, махсус хәзерлек үтеп, якларны медиатор хезмәте аша килештерү буенча эш башларга теләк белдерде.

    Шул рәвешле, якын арада Азнакай шәһәр судында бәхәсләрне иң кулай, отышлы юл белән чишү һәм көтелгән максатка ирешү өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк.

    Альбина Темирбулатова,

    Азнакай шәһәр суды администраторы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: