Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхаповка студентлары мөгаллим буларак зур бәя бирә

    Мәгълүм булганча, февраль башында Азнакай шәһәр судына яңа җитәкче билгеләнде. "Маяк" газетасы битләрендә дөнья күреп килүче "Фемида" сәхифәсен даими укучыларыбызның кызыксынуын канәгатьләндереп, бүгенге әңгәмәбезне шәһәр судының яңа рәисе Йосыф Сәхапов белән үткәрергә булдык. - Йосыф Җәмилович, әүвәл үзегез белән таныштырып китсәгез иде. -Мин үзем Азнакай белән ызандаш Әлмәт районының Түбән...

    Мәгълүм булганча, февраль башында Азнакай шәһәр судына яңа җитәкче билгеләнде. "Маяк" газетасы битләрендә дөнья күреп килүче "Фемида" сәхифәсен даими укучыларыбызның кызыксынуын канәгатьләндереп, бүгенге әңгәмәбезне шәһәр судының яңа рәисе Йосыф Сәхапов белән үткәрергә булдык.

    - Йосыф Җәмилович, әүвәл үзегез белән таныштырып китсәгез иде.


    -Мин үзем Азнакай белән ызандаш Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туып-үстем. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамладым. Суд системасында 1991 елдан бирле, башта башкаланың Совет районы судында консультант, аннары судья булып эшләдем. 1996 елдан, Азнакай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнгәнгә кадәр, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары идем.


    - Сезнең беренче квалификацияле класслы судья, Татарстанның Атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты булуыгыз безгә мәгълүм. Үзәк газеталарга биргән интервьюларыгызның фәнни нигезләнгән, шул ук вакытта олысы-кечесе, белем дәрәҗәсе төрле булган һәр укучы аңларлык гади телле булуына игътибар иткәнем бар.

    Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалы кафедрасы профессоры вазифасы белән ничек соң, Азнакай-Казан арасы аңа киртә булмасмы? Интернетта студентларыгыз мөгаллим буларак Сезгә зур бәя бирә.


    - Кафедраны әлегә ташларга җыенмыйм. Ял көннәрем шунда үтә.


    - Азнакай Сезне ничек кабул итте? Ике ай әллә ни озак вакыт булмаса да, безнең як халкының үзенчәлекләрен шәйләп өлгергәнсездер?


    - Үзебезнең бу якларны бик яратам мин. Аннары, Азнакай минем өчен бер дә чит түгел. 1977-79 елларда Актүбәдә яшәп, өч елны шунда мәктәптә укырга туры килде.


    Беренче көннән үк үземне гомер буе шушынды яшәгән кебек хис иттем. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да, барлык хокук сагы органнары коллегаларым да, бик җылы каршы алдылар. Шәһәр суды коллективы бер йодрыкка тупланган, бердәм, квалификацияле кадрлардан гына тора. Киләчәктә дә шулай уртак эшчәнлегебезне уңышлы дәвам итәрбез, дип уйлыйм.


    Ә инде үзенчәлеккә килгәндә, азнакайлыларның кануннар белән санлашулары, суд таләпләрен үтәүчән, чакыруларны кабул итеп, закон нигезендә эш итүләрен әйтер идем. Бу яктан халык тәртипле. Суд производствосындагы эшләрдә дә башка районнардан әллә ни аермалык күрмим. Җинаять эшләре көн дә керми.

    Узган елның беренче кварталында каралган эшләр белән чагыштырып әйткәндә, урлашулар әзәйгән, ә менә ачыктан-ачык талау 2-3 очракка арткан, транспорт урлау шулай ук берничәгә артык, хатын-кызлар тарафыннан хокук бозулар күрсәткече шул ук калган, электән хөкем ителгәннәр тарафыннан быел өч айда 15 хокук тәртибе бозылу эше каралса, узган ел да шулай булган, исерек хәлдә кылынганнары быел 5 булса, узган ел шундый 6 эш каралган.

    Ә менә беркайда да эшләмәүче һәм укымаучылар тарафыннан 2013 елның беренче кварталында 14 хокук тәртибе бозу кылынса, быел бу сан 23кә җиткән. Җәмгыять судьялары каравындагы эшләр арасында гаилә, торак белән бәйлеләренең бераз артуы күзәтелә. Кредит алганда гражданнарның үз хокукларын белеп бетермәве, килешү белән ныклап танышып бетми торып кул кую, законнарны белмәү шулай ук ахыр чиктә судлашуга китереп җиткерә. Гомумән, кредит, ссудалар белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булу кирәк.

    Бу нәүбәттән, "Маяк" газетасында дөнья күрүче "Фемида" сәхифәсендә юристларның да аңлатма-киңәшләрен яңартып җибәрү урынлы булыр, дип уйлыйм.


    Административ эшләрнең кимүен район җитәкчелегенең халык белән якыннан, даими аралашып яшәү нәтиҗәсе дип әйтергә тулы нигез бар. Район башлыгы кабул итүләр, очрашулар үткәрүгә бик күп вакытын бирә. Димәк, проблемаларга урын калмый, алар вакытында хәл ителеп килә. Азнакай тыныч төбәк, кешеләр бер-берсен белә, халык аңлашып яши. Суд юлында йөрергә язмасын, дигән әйтем бар бит безнең татарда.


    - Элеккеге рәис Мөсфирә Әбдрәшитова суд эшчәнлегендәге яңалыкларны кыю кертте. Заманча технологияләрне куллану дәвам итәме?


    - Дөрес әйтәсез, Азнакай шәһәр суды бу яктан һәрчак беренчеләрдән булды, шәт, киләчәктә дә шулай булыр. Ансыз мөмкин дә түгел. Хәзер бит инде югары технологияләр заманы, өеңнән чыкмый да бөтен проблемаңны хәл итәргә була.

    Суд эшләренең каралу вакытын, нинди хөкем чыгарылуын, гомумән, суд тарихыннан башлап, үзеңне кызыксындырган һәммә нәрсәгә җавапны, белешмә-консультацияләрне интернеттагы сайттан алырга була. Судка чакыруларны СМС-хәбәрләр белән җибәрү практикасы да кулланыла. Видеоконференция челтәре дә кертелде.

    Азнакайдан читтә булсаң да суд утырышы барышы белән таныша алу мөмкинлеге тудырыла. Бу җитди сәбәпләр белән судта катнаша алмаучылар өчен уңайлы булачак. Киңәшмә-утырышларга да башкалага барып йөрисе юк, алар хәзер нигездә он-лайн режимында үтә. Районның оешма-учреждениеләре белән эшләүнең электрон ысулы күпкә җайлы, отышлы.


    - Йосыф Җәмилович, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Суд эшләрегез кимүгә генә барсын. Газета укучыларыбыз белән алга таба да "Фемида" сәхифәсендә очрашкаларбыз әле.


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: