Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша

    Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу 20 мартта 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак. Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте. Илдус Гыйләҗев 1946 елның...

    Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу 20 мартта 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак.

    Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте.

    Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Урсай авылында туган.

    1970 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген тәмамлый.


    Таһир Шәмсуаров Илдус Гыйләҗевка багышлап шигырь язган - УКЫРГА


    1970-1972 елларда совет армиясендә хезмәт итә, взвод командиры, рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары була.

    1972-1974 елларда Азнакай районы Киров исемендәге колхоз рәисе урынбасары, партоешма секретаре булып эшли.

    1974-1976 елларда - КПССның Азнакай райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары, парткабинет мөдире; 1976-1981 елларда - "Ленин юлы", 1981-1990 елларда - "Коммунизмга" колхозы рәисе, 1990-1991 елларда - КПССның шәһәр комитетында икенче секретарь, 1992-1999 елларда - "Никитинский" авыл хуҗалыгы ширкәте директоры, 1999 елдан лаеклы ялга чыкканчы "Туйкә" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе була.

    Карабодай үстерүдәге казанышлары өчен 1979 елда Халык казанышлары күргәзмәсенең Көмеш медале, 1980 елда авыл хуҗалыгын күтәрүдәге хезмәтләре өчен "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә.1986 елда карабодайның эре бөртекле сортларын селекцияләү һәм аны үстерүнең алдынгы технологиясен керткән өчен СССР Министрлар Советы премиясенә лаек була.

    Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш депутаты булып сайлана.

    Илдус Гыйләҗевнең беренче шигырьләре 1962 елда дөнья күрә башлый. 1987 елдан ул ныклап иҗатка кереп китә. Аның "Җир китабы", "Серле мәгарә", "Хак сүз", "Чатыр тау тылсымы", "Яратканга күрә", "Кадерле китап", "Күкрәгемә тургай оялады", "Үземә кил", "Назга сусау", "Ихлас тойгылар" дигән китаплары дөнья күрде.

    1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Илдус Сабир улы Гыйләҗев эшләү дәверендә үзен тирән белемле, яхшы оештыручы, таләпчән, кешелекле җитәкче итеп танытты. Шигырьләренә илһамны да җирдән алып яшәде һәм гомерлеккә Җир улы булып калды.

    Илдус Сабир улы Гыйләҗевның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: