Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Санкт-Петербург шәһәреннән кунаклар кабул итте

Рәсми очрашуда Азнакай һәм Санкт-Петербург белән ике арага ныклы хезмәттәшлек күпере салу максатыннан ике район җитәкчелеге уртак эшчәнлек турындагы Килешүгә тантаналы төстә кул куйды.

(Азнакай, “Маяк”, 3 ноябрь, Энҗе Галәветдинова) Кичә Азнакай районына Санкт-Петербург шәһәренең Кызыл Гвардия районыннан эшлекле визит белән дәрәҗәле кунаклар килде. Максатлары – районыбыз белән сәүдә-икътисади, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүләр төзү. Әлеге документ алга таба Азнакай белән Санкт-Петербург шәһәрләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләр булдыруга ныклы нигез ташы булыр дип көтелә.

Делегация өчен бай һәм кызыклы программа әзерләнгән иде. Иртән шәһәрнең 6 нчы урта мәктәбендә 1979-1991 елларда аны җитәкләгән Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны, тәҗрибәле педагог Евдокия Петровна Калинина исеменә истәлек тактасы ачылды. Аннан соң кунаклар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Шифа” каршында оештырылган бәйрәмгә килделәр. Биредә алар авыл хуҗалыгы ярминкәсен, районыбызда яшәүче халыкларның аш-су күргәзмәләрен карап үттеләр, бәйрәм концертын карадылар.

Районыбыз тарихы, күренекле шәхесләребез турында мәгълүмат туплаган төбәкне өйрәнү музеенда кунакларга экскурсия оештырылды. Делегация “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексы мөмкинлекләре белән танышты, яшүсмерләрнең, өлкәннәрнең спорт белән шөгыльләнү шартларын карадылар. Өр-яңа сулыш алган ачык бассейн да кунакларның күңеленә хуш килде.

Район белән танышу “Союз-Агро” җәмгыятенең терлекчелек комплексы территориясендә дәвам итте. Төньяк башкала вәкилләре 3 меңгә якын мөгезле эре терлек асралучы мегаферманың эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның җитештерү мөмкинлекләре белән соклануларын белдерделәр.

Делегациягә Актүбә бистәсендә урнашкан ат спорты мәктәбе, биредә төзелгән яңа манеж буенча дә экскурсия үткәрелде.

Кызыл Гвардия районы башлыгының урынбасары Виталий Ярославлев җитәкчелегендәге делегация белән мәтбугат конференциясе шәһәребезнең Мәдәният үзәгендә узды. Әңгәмә барышында кунаклар районның инфраструктура үсеше, чисталык, төзеклек буенча алга китүен әйттеләр. Районда җитештерү сәнәгате өлкәсенә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үттеләр.

Рәсми очрашуда Азнакай һәм Санкт-Петербург белән ике арага ныклы хезмәттәшлек күпере салу максатыннан ике район җитәкчелеге уртак эшчәнлек турындагы Килешүгә тантаналы төстә кул куйды.

Алар киләчәктә белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, башка өлкәләрнең дә эшчәнлеге белән якыннан танышуны, тәҗрибә алышуны максат итеп куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев