Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай рентгенологы Таһир Гыйниятуллиннан тәмәкене 10 ел элек ташлаган

    Башкалар сәламәтлеге, алай гына да түгел, кайчак гомере өчен җаваплы табибларны без әүлия итеп күрергә күнеккән. Яман гадәтләр дә аларга яттыр төсле. -Тәмәке тартмыйсыздыр? - дип сорыйм рентгенолог Таһир Гыйниятуллиннан, моңа тамчы да шикләнмичә. -Ташлаганга ун еллап бар инде, - ди ул, мине икеләндереп. - Яшь чакта сәламәтлегеңне уйламыйсың бит...

    Башкалар сәламәтлеге, алай гына да түгел, кайчак гомере өчен җаваплы табибларны без әүлия итеп күрергә күнеккән. Яман гадәтләр дә аларга яттыр төсле.

    -Тәмәке тартмыйсыздыр? - дип сорыйм рентгенолог Таһир Гыйниятуллиннан, моңа тамчы да шикләнмичә.

    -Ташлаганга ун еллап бар инде, - ди ул, мине икеләндереп. - Яшь чакта сәламәтлегеңне уйламыйсың бит ул, аннары инде, гадәткә кергәч, аннан арына алмый интегәсең.

    Шулай, җәмәгать, табиблар да безнең кебек үк кешеләр.

    Чирне рентгент аппараты аша үтәли күргән белгечкә әйләнгәнче, Урсай егете Таһир Гыйниятуллин урта мәктәптән соң әле бер ел авылда балаларга физкультура укыта, аннары инде Казан медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый. Шулай ук табиблыкны сайлаган Илһамия (бүгенге көндә район сырхауханәсенең балалар бүлеген җитәкли) белән дүртенче курста язмышларын бергә бәйлиләр. 1981 елда Азнакайга берьюлы ике педиатр кайтып төшә. Таһир ун ел район педиатры булып эшли. Аннары башкалада курслар үтеп, үзен рентгенолог белгечлегендә сынап карарга була. Инде бу өлкәдә дә 23 ел. Кызлары Залина белән Айсылу да медицинаны сайлаган.

    -Кайберәүләрнең үз сәламәтлегенә битарафлыгына гаҗәпләнәсең, - ди югары категорияле рентгенолог, Татарстан Сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Таһир Гыйниятуллин. - Ризык тамактан бөтенләй үтмәс булгач кына килмиләр бит инде табибка. - Менә бу рентген төшермәсе 1960 елда туган ир-егетнеке. Күрәсезме, бугаз куышлыгы аска таба ничек тарайган, су да үтмәле түгел. Мондый очракларда медицина көчсез, нык соңарылган. Бер ай элек вафат булды. Ә менә бу төшермәдә янә бер авыруның яман чир каплап алган бавыры. Ул да юк инде...

    Сырхауханәгә соңгы вакытта гына кайтарылган заманча, цифрлы аппаратларны күрсәтеп, әңгәмәдәшем аларда эшләүнең күпкә җиңеллеген һәм диагнозны төгәл, тиз кую мөмкинлеге хакында сөйләп ала. Төшермәләр хәзер компьютерда саклана.

    - Ничектер электән үк рентгенның зарарлыгы турында фикер калган, чыннан да шулаймы?

    - Хәзерге аппаратларда нурланышны үлчәү приборлары куела. Күренгәнчә, доза рөхсәт ителгәннән дә шактый ким, кеше организмына бернинди куркынычы юк. Кояшта ун көн буе кызынган кеше нурланышны бик күп тапкырларга күбрәк ала. Җәйнең кызу челләсендә, бигрәк тә көньяк климатында, кызыну белән артык мавыкмаска киңәш итәр идем. Сихәтлек чама белүне ярата.

    Табиб өстәлендәге рентген төшермәләре озак күз алдыннан китмәде: туберкулез таплары белән чуарланган үпкә, эчәктән аерылып чыккан "бармак"лар, "бөгәрләнгән" бавыр... Көннәр буе шулар арасында кайнашып, һәр авыруның проблемасын үзләре аша үткәргән шәфкать ияләренә Аллаһ ярдәм бирсен...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: