Реклама
Бүген бөтен кеше йокыдан тору белән урамдагы термометрга күз салгандыр.
Азнакай районында һава температурасы 30-40 градус салкынны күрсәтте. Иң салкыны Күктәкә, Тымытык, Мәндәй авылларында – 38-40 градус салкын булган.
Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, бүген барлык авыл мәктәпләрендә укулар туктатылган, автобуслар йөрмәгән.
– Шәһәр мәктәпләрендә килгән укучыларны каршы алабыз, кайнар чәй эчәртәбез. Социаль имин булмаган гаиләләрдәге балалар аеруча күзәтүдә. Килгән укучылар өчен дәресләр үткәрелә, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча, авыл мәктәпләрендә укулар 1-4 нче сыйныфлар өчен һава температурасы –23, 5-9 нчы сыйныфлар өчен – 25, 10-11 нче сыйныфлар өчен 30 градус һәм аннан түбән; шәһәр мәктәпләрендә 1-4 нче сыйныфлар өчен һава температурасы – 25, 5-9 нчы сыйныфлар өчен – 27, 10-11 нче сыйныфлар өчен 32 градус һәм аннан түбән булган очракта туктатыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз