Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Мәлбагыш авылында клонлаштырган агачлар утырттылар

Җиңү бистәсе, Мәлбагыш авылы һәм Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәпләрендә “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә ачылган заманча биология класслары эшли.

Бүген Мәлбагыш мәктәбе территориясендә укучылар биолабораториядә микроклонлаштыру ярдәмендә чыгарган биоматериалдан үстергән усак, сирень агачлары үсентеләрен утырттылар.

Август аенда мәктәп территориясенә инде 40 тан артык усак, каен агачлары утыртылган булган. Аларның барысы да яңарып, үсеп киткән.

Агачларны утыртуда мәктәп укучылары бик теләп катнашты. Билгеле, үз куллары белән кечкенәдән кадерләп үстергән үсемлекләр һәркем өчен кадерле.

 Урманнарның мәйданын арттыру максаты белән янган укучылар "Киләчәкне төзүчеләр" төркеменә берләшкәннәр.

– Фәнни эшләр белән шөгыльләнергә, аларга киңкырлы үсәргә ярдәм иткән нефтьчеләребезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Балаларның табигать белән кызыксынулары тагын да артты, укытучылары Зинаида Рифовна белән бик теләп шөгыльләнәләр. Алар биокласс эшчәнлеген җәйге каникул чорында да бер генә көнгә дә туктатмадылар, укучыларыбыз экология дә инде башка күзлектән карыйлар, – ди мәктәп директоры Эльмира Баһманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев