Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында җылылык сезонына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә

    Биналарга җылылык һава температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градустан артмаганда биреләчәк.

    (Азнакай, 7 сентябрь, «Маяк», Резеда Шәрипова). 2018-2019 елгы җылылык сезонына әзерлек программасы буенча комиссия атна саен эш барышын штаб утырышларында тикшерә.

    Җылылык сезонына 9 котельный, 66,9 чакрым җылылык челтәре, 126,5 чакрым су челтәрләре, 75,7 чакрым канализация торбалары әзерләнгән. Шулай ук җылылык насос станцияләрендә, үзәк җылылык пунктларында, су заборларында, су үткәргеч һәм канализация насос станцияләрендә, чистарткыч корылмаларда эшләр төгәлләнгән. Үзәк, “Тукай” һәм “Промзона” котельныйлары резервка дизель ягулык белән тәэмин ителгән.

    Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсен җылылык белән Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, авыл торак пунктларын һәм социаль объектларын “Сельхозжилсервис” җәмгыяте тәэмин итә. Беренчесенең уртача әзерлеге 99 процент тәшкил итә, икенчесе җылылык сезонына тулысынча әзер. 

    Реклама

    – Былтыр җылылык сезоны аварияләрсез, тотрыклы узды. Быел аңа әзерлек җылылык сезоны тәмамлану белән башланды. Җылылык челтәрләрен сынаулар нәтиҗәсендә Азнакайда – 20, Актүбәдә 9 су агу очрагы ачыкланды. Алар бүгенге көндә барысы да төзекләндерелде. Актүбәдә һәм Азнакайда котельныйларга агымдагы ремонт ясалды, кайнар су линияләрендә гидравлик сынаулар уздырылды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов.

    340 күп фатирлы торак йортның 308е үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташкан. График буенча аларда опрессовка ясалды, төтен һәм һава юлларының техник торышы тикшерелде.

    Бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният, спорт учреждениеләре дә җылылык сезонына 100 процент әзер. Сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге 97 процент тәшкил итә.

    • Быел районда 25 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт керде. Аларда эшләр график буенча башкарыла. Идарәче компанияләр мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларда җылылык сезонына әзерлек буенча проблемалар юк.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: