Азнакай районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
2021 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Азнакай районында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырылачак.
Санитар-эпидемиологик хәл аркасында консультация читтән торып: видеоэлемтә каналлары буенча узачак.
Кабул итүгә 8(843)222-60-60 телефоны аша язылырга яисә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының электрон почтасына - minjust@tatar.ru мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Квалификацияле юридик ярдәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә түләүсез күрсәтелә, анда шулай ук гражданнар категорияләре һәм алар мөрәҗәгать итәргә хокуклы мәсьәләләр билгеләнгән.
Хокукый ярдәм алу вариантлары берничә. Беренчедән, Сез (Закон белән билгеләнгән категория булган очракта) үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыручы адвокатларга мөрәҗәгать итә һәм мөрәҗәгать итү өчен иң уңайлы урынны сайлый аласыз. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү урыннары һәм бюджет системасында катнашучыларның эш режимы турында онлайн-режимда мәгълүматны Татарстан Республикасы геопорталыннан файдаланып алырга мөмкин.
Икенчедән, Азнакай муниципаль районында яшәүчеләр үз сорауларын район башкарма комитетына юллый алалар. Тулырак мәгълүматны 8(855)927-19-80 телефоны буенча белергә мөмкин.
Өченчедән, әгәр Сезнең мөрәҗәгатегез Закон көченә туры килмәсә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Түләүсез юридик ярдәм үзәгенә кабул итүгә язылырга мөмкин. Гражданнар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кабул ителәләр. 8 (843) 222-60-60 «кайнар линия» телефонына шалтыратып, Үзәккә кабул ителүгә язылырга, шулай ук юридик ярдәм алу нечкәлекләрен ачыкларга мөмкин. Кайнар линия даими нигездә эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли.
Бүгенге көндә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә йөз илледән артык адвокат катнаша: алар сезгә шикаятьләр һәм гаризалар язуда ярдәм итәләр, телдән һәм язма консультацияләр үткәрәчәкләр.
Быел түләүсез юридик ярдәм Әгерҗе, Чүпрәле һәм Арча муниципаль районнарында яшәүчеләргә күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев