Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында котыруга каршы профилактика декадасы уза (ФОТО)

    ​​​​​​​28 сентябрьдә Бөтендөнья котыруга каршы көне билгеләп үтелә.

    Шул уңайдан 16-27 сентябрьдә районыбызда хайваннарның котыруына каршы профилактика буенча декада уза.

    Аның кысаларында ветеринария хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып барачак. Мәктәпләрдә очрашулар башланды инде. Балалар урамдагы песиләр, этләр белән уйнарга яраталар. Күпләр бу җан ияләрен өендә асрый. Белгечләр укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаталар.

    Шулай ук ветеринария берләшмәсендә бушлай котыруга каршы йорт хайваннарына вакцинация ясала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: