Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында китапханәләр эшли башлады

    Хөкүмәт карары буенча республикада, шул исәптән Азнакай районында да 18 майдан китапханәләр укучылар белән эшли башладылар.

    Әмма әлеге уку залларына керү һәм төрле чаралар үткәрү тыела.

    – Без китаплар бирәбез һәм кабул итәбез. Күпчелек укучылар кирәкле китапбын телефон аша белешеп килә. Китап укучылар да, китапханә хезмәткәрләре дә барлык санитар нормаларны саклыйлар. Хезмәткәрләребезнең һәр көнне эш алдыннан тән температурасы үлчәнә, – ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Зөлфия Исламова.

    Районыбызда барлыгы 33 китапханә бар һәм алар барысы да гадәттән тыш режимда эшчәнлекләрен яңарттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: