Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында балалар лагерларьлары эшли башлый

    Татарстанда коронавирус белән бәйле рәвештә чикләүләрнең тагын бер өлеше бетерелде.

    29 июньнән балалар лагерьлары һәм санаторийлары эшчәнлеген башлый алалар.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерүенчә, Азнакай районында “Березка”, “Орленок”, “Солнышко” балалар лагерьлары һәм санаторий июль башында ял итүчеләрне һәм сәламәтлекләрен ныгытучыларны кабул итәчәк. Аларда барлык санитар саклык чаралары күреләчәк.

    Шулай ук июль башыннан балалар һәм спорт мәйданчыкларыннан да чикләүләрсез файдаланырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: