Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында 135 ишек алды төзекләндереләчәк

    ​​​​​​​“Безнең ишек алды” республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән.

    https://dvor.tatar/docs/ рәсми сайтында Татарстан ишек алларын төзекләндерү проектлары белән танышырга мөмкин. Анда Азнакайның 26 ишек алды проекты да урнаштырылган. Быел исә барлыгы 47 ишек алдында яңарышлар көтелә. Калганнары өстендә проектлаучылар эшлиләр.

    Эпидемиологик хәл аркасында халык белән очрашулар оештырып булмый. Шуңа күрә проектлар буенча тәкъдимнәрне 12 майга кадәр 8 (800) 27-5-2020 телефоны аша җиткерергә мөмкин. Бер үк төрдәге мөрәҗәгатьләр күп булганда, план-схеманы үзгәртергә проектчыларга кире кайтарачаклар.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: