Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районының кайбер авылларында сөтне түбән бәядән җыю фактлары ачыкланды

    АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ, СӨТ ҖЫЮЧЫ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР КАТНАШЫНДА КИҢӘШМӘ БУЛДЫ. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Киңәшмәдә сүз хуҗалыклардан сөт җыйнау хакында барды. Кызганычка каршы, районыбызның кайбер авылларында сөтне түбән бәядән җыю фактлары бар. "Без авылда мөгезле эре терлек асраучыларга һәм үз җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтергә, якларга бурычлыбыз. Мал...

    АВЫЛ БАШЛЫКЛАРЫ, СӨТ ҖЫЮЧЫ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮЧЕЛӘР КАТНАШЫНДА КИҢӘШМӘ БУЛДЫ. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Киңәшмәдә сүз хуҗалыклардан сөт җыйнау хакында барды. Кызганычка каршы, районыбызның кайбер авылларында сөтне түбән бәядән җыю фактлары бар. "Без авылда мөгезле эре терлек асраучыларга һәм үз җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтергә, якларга бурычлыбыз. Мал асрау бер дә җиңел эш түгел. Кеше хезмәтенә күрә тиешле бәясен дә алырга тиеш", - диде Наҗәт Мәсгут улы. Киңәшмәдә шулай ук сөтнең сыйфаты, аны читкә тапшыру фактлары һәм башка проблемалар буенча да эшлекле сөйләшү булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: