Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районының авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә кереште

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең беркайчан да тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә дә кереште. -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын тагын да арттырырга кирәк,...

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең беркайчан да тынып торганы юк. Әле кайчан гына язгы кыр эшләре беткән иде, инде авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү кампаниясенә дә кереште.
    -Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын тагын да арттырырга кирәк, сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Барысына да өлгерү өчен тәүлекнең һәр сәгатен нәтиҗәле фай­даланырга кирәк. Шул чакта гына терлек азыгы җитәрлек күләмдә булачак, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Ул җәйге азык муллыгыннан файдаланмау - табигать тарафыннан бирелгән мөм­кинлекне югалту дип бәяләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: