Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районының Актүбә урманчысы Риф Галиуллин: Урманны сабый баладай тәрбияләп торырга кирәк

    Урман... Урман... Үзенең табигый байлыгы белән күпме кешене ачлыктан, ялангачлыктан саклап калган ул. Бөек Ватан сугышы башланганда нәни Рифкә нибары 6 яшь була. Әтисе Абзалелин сугышка киткәч, әнисе Миннеҗиһан белән өч бала калалар. Иң өлкәне - Риф. Кечкенә булса да гаиләдә бердәнбер ир-ат, терәк бит әле ул. Менә шулай тормышның...

    Урман... Урман... Үзенең табигый байлыгы белән күпме кешене ачлыктан, ялангачлыктан саклап калган ул. Бөек Ватан сугышы башланганда нәни Рифкә нибары 6 яшь була. Әтисе Абзалелин сугышка киткәч, әнисе Миннеҗиһан белән өч бала калалар. Иң өлкәне - Риф. Кечкенә булса да гаиләдә бердәнбер ир-ат, терәк бит әле ул. Менә шулай тормышның авыр йөге Рифкә кечкенәдән үк салына. Башкортстанның өстенә урман авып утырган Шаран районы Бохара авылында туа ул.

    - Урман безнең бакча артында гына иде. Ул безне туендырды, җылытты, киендерде. Сыгылып торган чикләвек куаклары, сәрдә, какы, балтырган... үләнне капчык-капчык җыябыз. Корыган ботак-сатак, агачлар җыеп алып кайтабыз. Үземнең беренче аяк киемемне дә мин үзем урманда ясап кидем. Чабата иде ул. Әткәм балачактан өйрәткән бу һөнәрем бик тә ярап куйды. Үзем ясаган чабаталарны урманга алып барып сата идем. Минем әнием бик грамоталы кеше булды, гарәп, латин, рус телләрен яхшы белде, авылдашларына сугыштан килгән хатларны укып, аларга җаваплар язарга булыша иде.

    Шуңа да Риф тә бик акыллы, зиһенле бала булып үсә. Берьюлы берничә сыйныф укыган авыл мәктәбендә беренчедә үк математика буенча дүртенче класстагыларның мәсьәләләрен шартлатып чишеп бирә. Әмма сугыш, аннан соңгы авыр еллар яшүсмерләрнең нәзек җилкәсенә ир-атлар гына күтәрә алырдай авыр йөкне өеп сала. Алтынчы сыйныфны тәмамлау белән үгез җигеп урман чыгару дисеңме. Җиденчене тәмамлагач, Чиләбе якларына урман кисәргә китә ул. "Әтисезләрне яклаучы булмады шул", - дип искә ала бу чорларын Риф ага Галиуллин.

    Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ташчы, бригадир хезмәтләрен башкара. Берәр хуҗалык җитәкчесе, начальник та булып китәр иде әллә. Әмма кечкенәдән үк күңеленә салынган урманга булган мәхәббәт хисе җанына тынгылык бирми, һаман үзенә тарта аны. Урман хуҗалыгына 1961 ел башында килеп керә ул. Шушы юнәлештә Башкорт урман училищесы, аннан Бузулук урман техникумын тәмамлый. Ютазы, 1972 елдан Актүбә урманчылыгында урманчы булып эшли. Урманчыларның һөнәри дәрәҗәсе - 1,2, 3 классларның барсына да ия. Татарстан Республикасының атказанган урманчысы исеме бирелә үзенә. Татарстан Президентының Мактау кәгазе, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә өстәп бик күп Почет грамоталары һәм башкалар белән бүләкләнә Хезмәт ветераны. Район гына түгел, бөтен республика күләмендә танылган, хөрмәтле кешеләрнең берсе ул.

    Риф Галиуллинның урман хуҗалыгына керткән өлеше бик зур. Мәсәлән, ул эшләгән чорда Актүбә урманчылыгында 2880 гектар җирдә агач культуралары утыртыла. Аларны бит әле тәрбияләп үстерергә, карап торырга да кирәк. Яшь үсентеләр өчен урманны чистарту, сирәкләү, басуларны саклау полосалары утырту, куаклар утырту. Шушы чорда урманчылык конторасы, җылы гаражлар, хуҗалык техникасы өчен склад төзелә. 45 ел гомерен табигать сагына багышлаган урманчы-ветеранның җанын тырмап торган борчулары да бар:

    - "Йомшак агачны корт баса", - диләр бит. Шуның кебек урманны да карап, чистартып, тәрбияләп торырга кирәк. Шулай булмаганда аны төрле корткычлар, корыган кура ... баса. Элек бит бөтен халык шул урманга карап тора иде, печәнлекләрен чистартып, чабып, бар да тәртиптә булыр иде. Хәзер печән чабучы да юк, урманчылыкта штатлар да кыскарып бетте, - ди ул.

    Риф Галиуллин ныклы гаилә терәге дә ул. Тормыш иптәше Гөлчирә ханым белән иңгә-иң куеп матур, тату гомер кичерәләр. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде оныклары да үсеп җиткән. Балалары, оныклары урманга сеңеп утырган төп йортның бусагасын суытмыйлар. Кадерләп тәрбияләп әниләрен соңгы юлга озатканнар. Галиуллиннар әле дә мал-туарын асрап, яшелчә, җиләк-җимешен үстереп тулы тормыш белән яшиләр. Киң күңелле, игелекле кешеләр. Хушлашканда да:

    - Җәен җиләк җыярга кил, кызым! Урман буйларында җиләк бик күп була! - дип озатып калдылар.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: