Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында бушлай торак булмаячак

    Актүбә эшчеләр бистәсендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү программасын хәл итү буенча чираттагы җыен узды. Муниципаль район, бистә җитәкчелеге мондый очрашуларны даими оештырып, аңлатулар уздырып торса да, тузган торакларда яшәүчеләр белән күченү мәсьәләсен уңай хәл итүдә әлегә кадәр уртак фикергә киленгәне юк әле. Җыенга килүчеләр белән сөйләшүдән күренгәнчә, үзара аңлашмауның...

    Актүбә эшчеләр бистәсендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү программасын хәл итү буенча чираттагы җыен узды.


    Муниципаль район, бистә җитәкчелеге мондый очрашуларны даими оештырып, аңлатулар уздырып торса да, тузган торакларда яшәүчеләр белән күченү мәсьәләсен уңай хәл итүдә әлегә кадәр уртак фикергә киленгәне юк әле. Җыенга килүчеләр белән сөйләшүдән күренгәнчә, үзара аңлашмауның нигезендә авария хәлендәге фатирлар урынына федераль программа буенча бүленәсе акча күләменең гаять кечкенә булуы ята икән.


    Халыкны борчыган сорауларга җавап табу өчен соңгы очрашуга республиканың Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы вәкиле Илдус Насыйров, зона торак инспекциясе җитәкчесе Руфан Галиев, Татарстан Президенты каршындагы республика дәүләт торак фондының Әлмәт филиалыннан Ильяс Яһүдин да чакырылган иде. Иң күп сорау министрлык вәкиленә булгандыр, мөгаен.


    - Бүген республикада ике федераль - йортларга капиталь ремонт уздыру һәм тузган, авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне күчерү программалары эшли. Шуларның иң катлаулысы һәм каршылыклысы икенчеседер, мөгаен. Безнең төп максат - аларда яшәүчеләрне яшәү урынлы итү, - диде ул. - Торак кодексы бездән торак милекчеләренә сатып алу суммасын түләүне таләп итә. Шул акчага алар үзләре фатир сатып алырга тиеш була.

    Авария программасына кергән торакның 1 кв. метры Татарстанда узган ел 20 мең 700 сум тирәсе торса, бүген ул 11 мең 22 сум. Ягъни, 30 кв. метрлы фатир урыны 330 мең сумга бәяләнә. Актүбәдә мондый 32 йортта 256 гаилә яши.

    Илдус Насыйров яңа яшәү урыны сатып алырга акчалары җитмәгәннәргә Дәүләт торак фонды аша социаль яшәү нормасыннан ким булмаган мәйдандагы торакны вакытлыча алу мөмкинлеген дә аңлатты. Моның өчен авариядәге фатирдан кергән, яңа йорттагы 10-12 кв. метр мәйданга җитәрлек акчаны, беренчел взнос буларак, ГЖФ хисабына кертәсең. Җитмәгән сумманы акрынлап фонд хисабына күчереп барасың. Тулысынча исәп-хисап ясаганнан соң гына әлеге торакны үз милкең итеп рәсмиләштерергә була.


    Сорауга җавап йөзеннән, министрлык вәкиле авариядәге йортлар мәйданы бәясенең нәрсәдән чыгып билгеләнүенә дә тукталды. Республикада бүген авария хәлендә дип табылган 420 мең кв. метр торак мәйданы (1698 йорт) бар икән. Азнакай районы бу өлкәдә беренче бишлеккә керә. Аларда яшәүчеләрне күчерүне тормышка ашыру өчен дәүләт бюджетында барлыгы 4,3 млрд. сум акча каралган. Шул сумманы гомуми тузган торак мәйданына бүлсәң, нәкъ менә 11 мең 22 сум чыга. Яшәү өчен икенче фатирлары булганнарга әлеге акча үзләренә бирелә.


    Очрашу барышында халыктан ике дистәгә якын сорау керде, чыгыш ясаучылар булды. Аларга Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева, чакырылган рәсми вәкилләр җентекле җавап бирде. Шуңа да карамастан, җитәкчелек белән милекчеләр арасында уртак фикергә киленмәде. Соңгылары бу алымны, халык әйтемендәгечә итеп, балтаны чөшлегә алыштыруга тиңләде. Илдус Насыйров актүбәлеләрнең барлык дәгъва-тәкъдимнәрен министрлык җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә бирде.


    Наил Абдуллин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: