Азнакай районында бердәм дәүләт имтиханнарында 476 кеше катнашкан
Районда бердәм дәүләт имтиханнарында 476 кеше катнашкан. Аларның 462 се - быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары, 11 е - югары уку йортына керергә теләк белдергән узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 3 се - узган елларда имтиханнарын тапшыра алмаганнар. Рус теленнән уртача балл 65,5 булган. 68 укучы 80 баллдан күбрәк җыйган. Математикадан нәтиҗәләр...
Районда бердәм дәүләт имтиханнарында 476 кеше катнашкан. Аларның 462 се - быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары, 11 е - югары уку йортына керергә теләк белдергән узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, 3 се - узган елларда имтиханнарын тапшыра алмаганнар.
Рус теленнән уртача балл 65,5 булган. 68 укучы 80 баллдан күбрәк җыйган. Математикадан нәтиҗәләр түбәнрәк - 59,2 балл һәм 80 баллдан югарыракны бары 5 укучы җыйган.
Тарих, информатика, җәмгыять белеме, география, әдәбият буенча баллар 60 тан югары, ә инглиз теле һәм химиядән 75 кә җиткән.
4 нче лицейдан Гөлия Сәетова химия һәм биологиядән, Тымытык мәктәбеннән Руслан Сәгъдиев һәм Урманай мәктәбеннән Айнур Вәлиев химиядән имтиханнарын йөзәр баллга тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев