Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Урсай мәктәбендә әхлак тәрбиясен алга сөрәләр

    Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Синека ук: "Гыйлемлеккә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше "алга китүдән дә бигрәк артта калып яши" дигән гыйбарә әйткән. Мәктәптә тәрбия юнәлешенең иң әһәмиятлесе - укучыларда халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын...

    Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Синека ук: "Гыйлемлеккә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше "алга китүдән дә бигрәк артта калып яши" дигән гыйбарә әйткән.

    Мәктәптә тәрбия юнәлешенең иң әһәмиятлесе - укучыларда халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Шул максатны күздә тотып, авыл мәдәният йортында "Җәннәт аналарның аяк астында" дигән темага ата-аналар җыелышы уздырылды. Бу теманы сайлау очраклы түгел, чөнки соңгы елларда шәфкатьсезлек, кешелексезлек гамәлләре арта, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре кискенләшә бара, хатын-кызлар начар гадәтләргә бирелә, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландыра.

    Мәдәният йорты фойесында укучылар һәм әти-әниләр көче белән ярминкә оештырылды. Анда кул эшләре, хуҗалыкта үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр, камыр һәм сөт ризыклары сатылды. Сатудан кергән акча хәйрия фондына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан утыртылачак "70 мең ләлә чәчәге" акциясенә тотылачак.

    Җыелыш дәвамында гаиләдә хатын-кызның ана буларак роле, балаларның ана алдындагы бурычы, ана хакы кызыл җеп булып сузылып барды. "Азнакай нуры" мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәтнең азан әйтүе, "Яшь коръән укучылар" бәйгесе җиңүчесе Мәрьям Фролованың коръән укуы, Яңа Юл бистәсе "Рахман" мәчете имам хатыйбы Габденнур хәзрәтнең ана хакы турындагы вәгазе матур тәэсирләр калдырды.

    Укучылар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Патриотик юнәлештә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, югары сыйныф укучылары хәрби хезмәткә әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Укучылар чыгышы "Ләззәт" халык биюләре ансамбле чыгышы белән үрелеп барды.

    Фәйрүзә Гарифуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: