Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Урсай авылы халкының хокукый активлыгы үсә

    Кояшы да биредә иртәрәк чыга төсле... Муниципаль район биләмәсенең иң көнчыгышында урнашкан Урсай авыл җирлеге башлыгы һәм биредә агросәнәгать эшчәнлеге алып баручы "Кәримов КФХ" җитәкчесенең еллык хисап чыгышларын тыңлаганда күңелдә, урсайлылар хезмәтенә соклануданмы, шундый хисләр туды. Җир тетрәтеп эшли дә, тырышлыкны күрә дә беләләр шул биредә... ХОКУКЫЙ АКТИВЛЫК ҮСӘ Җирлек...

    Кояшы да биредә иртәрәк чыга төсле...

    Муниципаль район биләмәсенең иң көнчыгышында урнашкан Урсай авыл җирлеге башлыгы һәм биредә агросәнәгать эшчәнлеге алып баручы "Кәримов КФХ" җитәкчесенең еллык хисап чыгышларын тыңлаганда күңелдә, урсайлылар хезмәтенә соклануданмы, шундый хисләр туды. Җир тетрәтеп эшли дә, тырышлыкны күрә дә беләләр шул биредә...

    ХОКУКЫЙ АКТИВЛЫК ҮСӘ

    Җирлек башлыгы Илнур Ярмиев белдерүенчә, депутатлар үз эшчәнлекләрендә сайлаучылар белән эшләүнең төрле нәтиҗәле формаларыннан файдаланалар: халык җыеннарында катнашалар, гражданнарны кабул итү оештыралар, анда кергән гариза һәм мөрәҗәгатьләрне тормышка ашыру буенча эш алып баралар, аз керемлеләргә һәм ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтәләр икән. Халыкның хокукый активлыгы үсүе узган елның сентябрендә узган җирлек Советына депутат сайлау вакытында аеруча ачык күренгән. Сайлаучыларның анда 80 проценттан артыгы катнашкан. Димәк, авыл кешесе җирлек депутатлары эшенә битараф түгел.

    ХАЛЫК МӘНФӘГАТЕН КАЙГЫРТУ - БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА

    Моның буенча да шактый чаралар күрелә биредә. Хисап чорында гына да күчемсез милекләрен документлаштыру һәм дәүләт теркәве уздыру буенча ярдәм сорап 41 гариза кергән. Нәтиҗәдә, 21 милек хуҗасы үзенең йортын, 20 се - җирен рәсмиләштергән. Болардан тыш, җирлек Советы тарафыннан халыкка төрле оешмаларга тапшырырга дип 641, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлек, җитештерелгән итне сату өчен 42 белешмә бирелгән.

    Ил һәм республика программаларында катнашу юлы белән авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча да җитди эш алып барыла. Җирлек Советы 12 кешегә терлек, авыл хуҗалыгы техникасы, аңа тагылма кораллар сатып алу өчен Авыл хуҗалыгы банкы филиалыннан 1 млн. 685 мең сумлык ташламалы кредит алуда булышкан. Ул фәкать авыл кешесенә генә бирелә һәм аны максатчан файдаланганда, тотып калынган акчаның 8-10 проценты хуҗасына кире кайтарыла.

    Урсай һәм Мөслим авылларын берләштергән җирлектәге шәхси хуҗалыкларда бүген 404 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 188 е - сыер. Барлык төр терлек, кош-корт ите, сөт сатудан гына да 11 млн. 591 мең сум табыш алынган. 5 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 11 хуҗалыкка, район программасы нигезендә, саву аппараты бүләк ителгән.

    Авыл җирлегендә башлангыч һәм урта мәктәп, 2 балалар бакчасы, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәдәният йорты, 2 мәчет, китапханә, почта бүлеге, 6 кибет бар. Ветераннар, хатын-кызлар советы нәтиҗәле эшли. Спорт төрләрен пропагандалау буенча да күп эш алып барыла, танылган авылдашлары призына ярышлар уздырыла.

    Авылларны төзекләндерү, ел әйләнәсендә юлларны карап тоту да күз уңында. Чисталык һәм төзеклек буенча район күләмендә уздырылган ярышның "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Урсайның өченче, "Иң төзек авыл җирлеге" төрендә Мөслимнең икенче урынга чыгуы юкка гына түгелдер.

    ФЕРМЕР ХУҖАЛЫКЛАРЫ - АВЫЛНЫҢ МАТДИ ЧЫГАНАГЫ

    Җирлек биләмәсендә 3 агропредприятие - "Кәримов КФХ", "Закирова КФХ" һәм "Шәхси эшмәкәр Бакиров" эшчәнлек итә. Алар халыктан арендага алынган пай җирләрен эшкәртәләр, җир өчен салымнарын түлиләр, килешүдә каралган күләмдә икмәген, фуражын, печән, саламын бирәләр. Аларның җитештерүдәге хезмәте һәм икътисади халәте авыл җирлеге яшәеше белән турыдан-туры бәйле. Беренчедән, халыкның эшләргә теләге булган өлешен мәшгульлек белән тәэмин итсәләр, икенчедән, авыл җирлегенең керем базасын тулыландыралар. Ә бу, үз чиратында, кичектергесез социаль мәсьәләләрне хәл итүдә төп чыганак дигән сүз.

    Урсайлылар алдында терлекчелек һәм игенчелек буенча районда алдынгылар рәтендә торган КФХ җитәкчесе Фәнүс Кәримов та хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елгы кыр эшләренә хәзерлекне игенче-механизаторлар җиренә җиткереп башкарганнар - язгы чәчү техникасын кабул итү һәм комбайннар парадында район буенча беренчелекне яулаганнар. Нәтиҗәдә, КФХ бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 31,65 центнер уңыш үстергән, 15 млн. 640 мең сумлык табыш алган (рентабельлек 43 процентка җиткән).

    Терлекчелек тармагында да уңышлар булган. 2012 ел белән чагыштырганда 2639 центнерга күбрәк сөт сауганнар, һәр терлекнең уртача тәүлеклек үсешен 1000 граммга җиткереп, 2045 центнер ит җитештергәннәр (рентабельлек - 8 процент). Тармак буенча хуҗалык 7 млн. сумга якын саф табыш алган.

    Хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы - 11 мең 568 сум. Ул вакытында түләнә.

    Җыелышта әлеге хуҗалыкта 47 ел эшләгән, шуның яртысыннан артыгын рәислек иткән, бүген инде игенчелек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Равил Бакиров хисабы да тыңланды.

    Фикер алышулар барышында халыкны кызыксындырган яки борчыган сораулар да күп булды. Арада балалар бакчасында суык булу, анда ремонт ясау зарурлыгы, арендага бирелгән пай җирләре өчен салым билгеләнү, күчемсез милекне рәсмиләштерүдә килеп чыккан аңлашылмаучылык кебек мәсьәләләр дә бар иде. Аларга җирлек һәм КФХ җитәкчеләре, районнан килгән махсус оешма-учреждение вәкилләре җавап бирде.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин урсайлыларның ике өлкәдәге еллык эшен дә уңай бәяләде. Район программалары нигезендә 2 яшь гаиләгә бозау бирелү, 2 шәхси хуҗалык вәкиленең сыер саву аппараты белән бүләкләүе турында белдерде һәм аларга сертификатлар тапшырды.

    Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

    Наил АБДУЛЛИН

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: