Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы делегациясе ЮНЕСКО чакыруы буенча Кытайда булып кайтты

    Күптән түгел Азнакай районы делегациясе ЮНЕСКО чакыруы буенча Кытайда булып кайтты. Әлеге сәфәрдән соң алар мәктәп директорлары, укытучылар һәм журналистлар белән очрашу уздырды, сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе, делегация җитәкчесе: - ЮНЕСКОның "Белем - бар кешегә" масштаблы программасы кысаларында авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча...

    Күптән түгел Азнакай районы делегациясе ЮНЕСКО чакыруы буенча Кытайда булып кайтты. Әлеге сәфәрдән соң алар мәктәп директорлары, укытучылар һәм журналистлар белән очрашу уздырды, сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

    Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе, делегация җитәкчесе:

    - ЮНЕСКОның "Белем - бар кешегә" масштаблы программасы кысаларында авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча халыкара проектта безнең Азнакай районы да катнашты. Азнакай 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупованың Кытай провинциясе һәм Россия субъектларында (нигездә Азнакай районында) авыл мәгарифе үсешен чагыштырып язган фәнни эше Кытай Халык республикасы ягында кызыксыну уяткан. Шулай итеп, ике ил арасында мәгәриф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга нигез салынды. Бу сәяхәт Кытай-Россия арасында файдалы элемтәләр урнаштыруда мөһим роль уйный. Безнең тикшеренүләр авыл мәгарифе үсешенә зур йогынты ясый, аны заманча һәм сыйфатлы итүгә ярдәм итә. Киләчәктә тәҗрибә нәтиҗәләрен туплап, җыентык чыгаруны күздә тотабыз. Көзен кытайлыларны үзебездә көтәбез.

    Лилия Әхмәдишина, мәгъ-лүмати-методик үзәк директоры:

    - Кытайга визитыбызның төп максаты андагы провинцияләрдә мәгариф системасын өйрәнү булды. Ике ил дә авыл җиреннән шәһәргә халыкның күпләп күченүе белән охшаш. Әмма анда иң кечкенә дигән авылларда да меңнән артык кеше яши. Кытайда дәүләт тарафыннан мәгарифкә зур игътибар бирелүен күрдек.

    Эльвира Ихсанова, Урманай урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

    - Визит вакытында без Пекин шәһәрендә һәм Ханчжоу, Чансин, Чанпин провинцияләрендә булдык. Биредә төрле мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштык. Пекин дәүләт педагогия университеты базасында уздырылган авыл мәгарифе проблемаларына багышланган Халыкара семинарда катнаштык. Провинцияләрдә 3 конференция уздырдык. Безнең педагоглар Россиядә һәм Татарстанда мәгариф системасы, Азнакай районы үсеше, аның учреждениеләр челтәре турында сөйләде, база мәктәпләрен тәмамлаучыларның белем, карьера һәм миграция стратегияләрен тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

    Лариса Бәзгытдинова, Актүбә 1 нче урта мәктәбе директоры:

    - Берничә көн эчендә без төрле истәлекле урыннарда: Бөек Кытай стенасы, Күк Храмы, Тыелган шәһәрдәге Император сарае, Олимпия авылы, Пекин операсы, Ташлар паркы, Тайху күлендә булдык.

    Гүзәл Якупова, Азнакай 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

    - Кытай мәктәпләрендә атнасына 5 көн генә укыйлар. Дәресләр исә кичке дүрткә кадәр дәвам итә. Сыйныфта якынча 40 бала белем ала. 1-6 нчы сыйныфлар башлангыч мәктәп санала. Ул урта мәктәптән аерым бинада урнашкан. Урта мәктәп исә 7-9 нчы сыйныфлардан тора. 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның күпчелеге махсус һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем ала. Каникуллар системасы бездәгедән аерыла: кышкы каникуллар - 1, җәйгесе - 2 ай. Мәктәпне тәмамлаганда укучылар традицион имтиханнар тапшыра. Укытучылар өчен ел саен үз юнәлешләре буенча тестлар үтү каралган. Кытайда һәр провинциядә эшчеләр әзерләү үзәкләре бар.

    Рузалия Әминова, Балалар иҗаты үзәге укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

    - Без булган барлык провинцияләрдә дә чисталык хөкем сөрә, әмма экологик хәл начар. Шуңа күрә күпләп агач утырталар. Кытайда спортка зур игътибар бирелә. Биредә хәтта өлкән яшьтәге кешеләр дә иртән төрле гимнастик күнегүләр ясыйлар. Физкультура дәресләре ритмик гимнастика сәгате буларак үткәрелә. Бездәгедән аермалы буларак, дәресләр арасында да спорт сәгате уздырыла. Бу зур матди чыгымнар таләп итми, аны безнең уку системасына да кертергә була.

    Ильмира КАМАЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: