Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы башлыгы Җиңү парадында катнаша алмаган ветераннарны котлады

    Бөек Ватан сугышын кичкән, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбызга нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә аз булыр төсле. Аларга бар назны, күңел җылысын бирүне изге бурыч итеп күргән мунииципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге көндә район үзәк сырхауханәсендә дәваланучы, сәламәтлеккә тиенә алмау сәбәпле, Җиңү парадында катнаша алмаган ветераннарның яннарына барып хәл-әхвәлләрен...

    Бөек Ватан сугышын кичкән, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбызга нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә аз булыр төсле.

    Аларга бар назны, күңел җылысын бирүне изге бурыч итеп күргән мунииципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге көндә район үзәк сырхауханәсендә дәваланучы, сәламәтлеккә тиенә алмау сәбәпле, Җиңү парадында катнаша алмаган ветераннарның яннарына барып хәл-әхвәлләрен белеште, бәйрәм белән тәбрикләп, күчтәнәчләр тапшырды.