Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы юллары төзекләнә

    Азнакай автомобиль юллары идарәсе Әлмәт – Азнакай – Кәкре Елга, Азнакай – Тымытык – Күктәкә юлларын ремонтланган.

    – 1,9 чакрым участокта ремонт эшләре “Куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча башкарылды, – ди автомобиль юллары идарәсенең производство-техник бүлеге әйдәр инженеры Марат Котлыкаев.

    Быел шулай ук Азнакай-Тымытык-Күктәкә-Куштирәк автомобиль юлының (Ык елгасы аша күпергә кадәр 1,6 чакрым) беренче этабын төзү планлаштырылган. Рус Акташы-Азнакай-Мәсгут-Азнакай-Дүсем, Актүбә-Альферовка (икенче этап) төбәк юлларында ремонт, Азнакай-Югары Стәрле-Күктәкә юлларында капиталь ремонт үткәреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: