Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы авыллар тарихы, үзендә туып-үскән шәхесләрне барлап, китап чыгару буенча рекорд куя

    Азнакайлылар Бөтендөнья татар конгрессы бинасына кочак-кочак китап күтәреп, тулы бер делегация белән килеп керделәр.

    Басмаларны тәкъдим итү урыны итеп сайланган бүлмә тулы бер күргәзмә залын хәтерләтте. Ни өчен конгресска нәкъ менә Азнакай районы чакырулы? Сорауга җавапны очрашуны ачып җибәргәндә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров бирде.

    • Район, авыллар тарихы, шул төбәктән чыккан шәхесләрне ачыклап, аларны китапларга туплау буенча Азнакай халкы үрнәк итеп алырлык. Бу өлкәдә алар кадәр күп эшләүче юк. Һәм бу изге гамәлне башкаруда, район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе башлап йөри.

    Соңгы елларда авыл тарихын китапка туплап чыгару зур бер хәрәкәткә әйләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировбелдергәнчә:

    • Тарихыбызны барлау, туплау һәм яшь буынны шул рухта тәрбияләү-безнең төп бурыч. Һәр район да Азнакай кебек булдыра алмаска мөмкин. Ләкин шуңа омтылырга кирәк. Азнакай үрнәген без чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә дә үрнәк итеп сөйлибез.

    Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһановрайон эшчәнлеген галим буларак бәяли.

    • Азнакайда 30 га якын китап чыкты. Һәм анда югалган авылларны ачыклау, зиратларын барлау, аларны тәртипкә китереп, истәлек такталары-стеллалар кую кебек бик күркәм эшләр башкарыла. Бу материалларны цифрлы вариантка да күчерергә кирәк.

    Югалган авылларны барлау эше, танылган Камал театры артисты Әзгар Шакиров (тумышы белән ул Азнакайдан) үз авылын эзли башлагач кузгала. Артист юкка чыккан авылына килә һәм шунда янгын чыгып, күмерләнгән зиратны күрә. Йөрәге әрнеп, ул район башлыгы белән сөйләшә. Тиздән «Тателеком» компаниясе белән берлектә, зиратны тәртипкә китерәләр. Шулай итеп, тарих битләрен актара башлыйлар да инде.

    36 югалган авылны барладык, ди Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин. Тагын 46 сы хакында мәгълүмат җыярга кирәк.

    • Телне саклау авылдан башлана, диде Президентыбыз. Татар халкын үстерү стратегиясе дә авылны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Безгә тарихны барларга, хәзергә кадәр ачылып бетмәгән фактларны эзләп табарга кирәк. Минем уйлавымча, һәр авылның үз тарихы, үз китабы булырга тиеш. Аны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру- изге бурыч.

    Татар гомер-гомергә иң күп китабы булган халык. «Моны башка төрки халыклар да белә һәм безне хөрмәтли.»-ди Ринат Закиров. Тарихи китаплар гыйлемле, эзләнүчән, тынгысыз кешеләр ярдәмендә барлыкка килә. Очрашуда Азнакай тарихын язуда зур өлеш керткән галим Марсель Гарипов Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Аны башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды. Тарихчы Марсель Гарипов бастырып чыгарылган китапларны «Туган якны өйрәнү» дәресләрендә әсбап итеп кулланырга кирәк, дигән киңәшен җиткерде.

    Азнакайлылар да буш кул белән килмәгән. Һәрвакыт ярдәм күрсәткән өчен конгресска, якташлары Данис Шакировка, язучылар берлегенә, Фәндәс Сафиуллинга рәхмәт хатлары биррелде. Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага да рәхмәт белдереп, бүләк тапшырдылар.  «Ак калфак» оешмасы да Азнакайда иң беренчеләрдән булып оештырыла.

    Очрашуга Азнакай ягыннан чыккан татар зыялылары да килгән иде. Алар якташларының эшен югары бәяләде. Үз тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Китапларның электрон вариантын булдыру кирәклеге хакында да сүз кузгаттылар. «Бу басмаларда шул җирлектәге бер генә кеше дә игътибарсыз калдырылмаган,»-ди язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. 

    Тарихчы  Дамир Исхаков фикеренчә, авыл тарихларын өйрәнгәндә, төпкәрәк төшергә кирәк. Башлангыч чорын ачыклау өчен, авыл археологиясе юк. Аны Татарстан Фәннәр академиясе институты белән берлектә торгызсак, яхшы булыр иде, ди.

    Мондый китапларны туплауны халык үзе башлады. Бу милли аңның яңаруы, дип саный Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев.Авыл тарихы китабы һәр кешенең кесәсендә булырга тиеш. Ул татар өчен кайдан чыкканлыгы, аның җире кайда булуы турында сөйли торган паспорт, дип тә ассызыклады.

    Азнакай районы халкының алга таба да планнары зур. Бөек шәхесләр исемнәре бирелгән урамнарны яңарталар. Сөембикә урамын төзекләндереп, җәяүлеләр урамы эшләргә, шунда  ук Әниләрне хөрмәтләп һәйкәл куярга җыеналар. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны эзләү белән дә шөгыльләнәләр. Моңарчы районнан 10300 кеше яу кырына киткән дип саналса, эзләнүләр аларның 16534 булганлыгын ачыкларга ярдәм иткән. Халыкта юкка гына әйтмәгәннәр: «Тырышкан табар-ташка кадак кагар,»-дип. Азнакайда нәкъ менә шундый халык яши. Район башлыклары белән бергә,кулга-кул тотынып,  үз тарихларын мәңгеләштерәләр.

    Энҗе Шәйхетдинова

    Чыганак http://tatar-congress.org

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: