Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай район газетасында кырык елдан артык хезмәт куйдым

    "Маяк" газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә килгәндә миңа 19 яшь иде. Биредә 40 елдан артык тырыш хезмәт куйдым. Беренче остазым Әхәт Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, минем урынга берничә кандидатура була. "Мин үзем дә, Мәхмүт Хәсәнов та, редактор Ибраһим Дәүләтшин да нәкъ сиңа, Стәрле егетенә, өстенлек бирдек", - дигән иде ул. Бу, әлбәттә,...

    "Маяк" газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә килгәндә миңа 19 яшь иде. Биредә 40 елдан артык тырыш хезмәт куйдым.
    Беренче остазым Әхәт Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, минем урынга берничә кандидатура була. "Мин үзем дә, Мәхмүт Хәсәнов та, редактор Ибраһим Дәүләтшин да нәкъ сиңа, Стәрле егетенә, өстенлек бирдек", - дигән иде ул. Бу, әлбәттә, тикмәгә булмагандыр, чөнки бишенче сыйныфтан ук район, республика газеталарына гел язып торам. Җиденчеме-сигезенчеме сыйныфта укыганда Мәхмүт Хәсәновның минем турыда "Стәрле егете" исемле язмасы чыккач, баш күкнең җиденче катына тиде. Икенче көнне үк тере язучы белән очрашырга дип редакциягә киттем. Редакция сукмагы таныш, чөнки ул чакларда хәбәрчеләр слетлары оештырыла, минем кебек яшь каләм тибрәтүчеләргә аеруча игътибар бирелә иде. Менә мин автовокзал янәшәсендәге барак бинасында урнашкан редакция ишеген ачып керәм. Каршы ишектән йөзен яртылаш диярлек күзлек каплаган, бөдрә чәчле, олы гәүдәле, киң җилкәле ир чыкты. Исәнлек-саулык сорашкач, ул:
    - Нинди җилләр ташлады, чибәр егет? - дип үзе артыннан бүлмәсенә алып керде.
    Түрдәге өстәл артында миңа слеттан таныш җаваплы сәркатип Мөгамбәр Шәрифуллин һәм тагын бер ир кеше утыра. Ул "Социалистик Татарстан" газетасының нефть төбәгендәге үз хәбәрчесе Җәмил Мостафин булып чыкты. Шуннан бирле озак еллар мин әлеге газетаның даими хәбәрчесе булып, аның мактау китабына да кертелдем.
    1969 елның октябрь бәйрәменнән соң редактор Ибраһим Дәүләтшин мине эшкә кабул итеп, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Әхәт Мөхәммәтшин бүлмәсенә алып керде һәм аның каршысындагы өстәл артына утыртты. Әхәт Хаҗиевич бик киң күңелле, кешелекле, ихлас иде, бервакытта да каты кагылмады. Берничә елдан аны баш мөхәррир итеп куйдылар һәм авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләү миңа йөкләнде.
    Газетабызның 85 еллык олуг юбилеен каршылаганда ярты гасырга якын тормыш юлымдагы журналист сукмакларына кабат кайтып килгәндәй булдым. Кемнәр белән очрашылмаган да, кемнәр хакында гына язылмаган!
    Журналист сүзе матур яңгырый, ләкин аны лаеклы итеп акларга да кирәк. КПССның Азнакай райкомын җитәкләгән Әнвәр Баһаутдинов журналистлар белән бик аралашучан иде. Аның "Волга"сында бөтен басу-фермаларны урап чыга идек. Беренче секретарь берчак "Алга" колхозына килеп төшкән. Фермадагы тәртипсезлекләрне күргәч:
    - Иртәгә Стәрле егетен җибәрәм. Фермаңны тизрәк тәртипкә сал, сөтең арткан булсын! - дип Хезмәт Герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтовны шелтәләп китә. Икенче көнне фотограф Рифкать Садриев белән мине әлеге колхозга җибәрделәр. Без бөтен җирдә тәртипкә юлыктык. Рифкать абый алдынгыларны фотога төшерде. Газетада "Алгалылар алдыра" дигән язма да чыкты.
    Район башлыгы Әнәс Исхаков тәнкыйть мәкаләләрен иртәнге киңәшмәләрдә күрсәтеп, хуҗалык җитәкчеләреннән чаралар күрүне таләп итә, семинар-киңәшмәләрдә журналистларның катнашуын сорый иде.
    Бүгенге җитәкчебез Марсель Шәйдуллин да журналист халкына бик игътибарлы. Районны республикада алдынгылар сафына чыгаруына ихластан сөенәбез.
    "Маяк"ка исә олуг юбилее уңаеннан күңелдә туган шигъри юлларны бүләк итәсем килә:
    Без кабызган утлар
    Маяк булып янар.
    Без китәрбез,
    ә сүз калыр,
    Яктырып
    китәр җаннар..
    Әсгать Сәгытдинов,
    матбугат ветераны

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: