Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Рабига Кәримованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

    Берүк күз генә тия күрмәсен. Рабига апаны беренче күрүгә үк: "Юк, мин ялгышканмындыр, бүген аны туксан яше белән түгел, ә бәлки җитмеше белән тәбрикләргә киләләрдер", - дип уйладым. Яшь калуның сере нидә дип сорасалар, дөрес туклану, яман гадәтләрсез яшәү, хәрәкәт... дип тезеп китәләр. Әмма, минем уйлавымча, моның сере - ул...

    Берүк күз генә тия күрмәсен. Рабига апаны беренче күрүгә үк: "Юк, мин ялгышканмындыр, бүген аны туксан яше белән түгел, ә бәлки җитмеше белән тәбрикләргә киләләрдер", - дип уйладым. Яшь калуның сере нидә дип сорасалар, дөрес туклану, яман гадәтләрсез яшәү, хәрәкәт... дип тезеп китәләр.
    Әмма, минем уйлавымча, моның сере - ул кешеләргә кылган игелектә. Бу хакта аның балалары, туган-тумачалары, якыннары, хезмәттәшләре дә сөйләп утырдылар. 90 яшендә булуга карамастан, "дәү әни" бик игелекле, кунакчыл: өеп коймагын, бәлешен, тәкәләрен дә пешереп куя икән. Яшьләрне дә уздырып җибәрерлек зиһенле, матур, чиста итеп сөйләшә дә ул:
    - Азнакай кызы мин, - ди Рабига апа. - Бөтен гомерем шушында узды. Азнакайның беренче мәктәбендә белем алганнан соң, 4-5 ел райисполкомда эшләп алдым. Ә инде 1946 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы яки гомерем буе эчке эшләр бүлегендә секретарь, бухгалтер булып эшләдем. Бу чорда монда 10 җитәкче алышынды.
    Рабига Миргасим кызы тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә, Почет китабына кертелә. "Эчке эшләр органнарында фидакарь хезмәте өчен" медальләренең 1,2,3 нче дәрәҗәләренә лаек була.
    1953 елда чибәр һәм акыллы Рабиганы фронтовик Мәгъсүм Әюпов күреп ала. Бөек Ватан сугышында җиңү яулап кайткан кыю егет һәм чибәр акыллы кыз Рабига матур тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып балалары дөньяга килә. Әюповлар - нефтьчеләр гаиләсе. Өлкән Әюпов гомере буе "Азнакайнефь" идарәсендә АХО начальнигы булып эшли. Кызы Рәмилә һәм улы Наил дә әтиләре эзеннән китәләр. Бу өлкәдә җаваплы урыннарда эшлиләр.
    Рабига Кәримова әнә шулай үз яшенә бирешмичә, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, һәр яңа көнгә сөенеп тулы тормыш алып бара. Балалары аны бервакыт та ялгызын гына калдырмыйлар. Улы Наил белән килене Людмила тәрбиясендә яши генә башлый, сагынып кызы Рәмилә Әлмәткә алып китә үзен. Өлкәнәйгән көнеңдә әнә шулай якыннарыңның хөрмәтен тоеп, онык, оныкчыкларың белән мәш килеп яшәүдән дә олы бәхет юктыр ул.
    Рабига апа Кәримованы олы юбилее белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ нең профком җитәкчесе Гомәр Яруллин, район полиция бүлегеннән Гөлназ Әхмәтшина, халыкны социаль яклау идарәсе һәм башка оешмалардан килгән вәкилләр тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. Бу көнне тыштан ук күз явын алырлык гөлләргә күмелгән матур йортның эчке ягы да чәчәкләр белән тулды. Ә алар уртасында иң матур, иң кадерле "чәчәк"ләрнең берсе - тыйнак кына елмаеп утыручы Рабига апа үзе иде.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: