Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин сайлау участокларының эшчәнлеге белән кызыксынды һәм үзе дә тавыш бирде

    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин иртә белән шәһәребезнең 1 нче гомумбелем бирү учреждениесе бинасында урнашкан 526 һәм 527 нче сайлау участокларында булды һәм 527 нче сайлау участогында үзе дә тавыш бирде.

    Әлеге участокларда ул санитария-гигиена таләпләренең үтәлеше, тавыш бирергә килүчеләргә тудырылган шартлар белән кызыксынды. Бина даими дезинфекцияләп торыла, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы төгәл үтәлә. Район башлыгы барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлеген кат-кат ассызыклады.

    Марсель Зөфәр улы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә журналистлар белән фикерләрен дә уртаклашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: