Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай прокуроры Илшат Нәҗмиев районда экстремистлык күренешләре турында сөйләде

    Мәгълүм булганча газетабызда шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең халыктан кергән сорауларга җавап бирүе турында хәбәр иткән идек. Мөрәҗәгатьләр күп һәм тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы. - Илшат Фәритович, Сезнең Азнакай шәһәр прокуроры булып эшли башлавыгызга өч елдан артык вакыт үтеп тә китте. Бу чордагы эшчәнлегегез, керткән яңалыклар хакында әйтеп узсагыз иде. -...

    Мәгълүм булганча газетабызда шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең халыктан кергән сорауларга җавап бирүе турында хәбәр иткән идек. Мөрәҗәгатьләр күп һәм тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы.


    - Илшат Фәритович, Сезнең Азнакай шәһәр прокуроры булып эшли башлавыгызга өч елдан артык вакыт үтеп тә китте. Бу чордагы эшчәнлегегез, керткән яңалыклар хакында әйтеп узсагыз иде.


    - Еллар дәвамында башкарылган эшләрнең барчасы хакында да сөйләп бетереп булмас. Без һәр квартал саен йомгак ясап барабыз. 2013 елның 9 аенда Федераль закончалыкларга күзәтчелек тикшерүләренең сыйфаты шактый яхшырды. Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан кабул ителгән актлар гражданнарның хокукларын яклауга, башка төрле тәртипсезлекләр һәм кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

    Прокурор эшчәнлегенең иң нәтиҗәле чараларының берсе - дәгъва гаризалары белән судка мөрәҗәгать итү. Агымдагы елда судка 1100 гариза җибәрелде. Аларның күпчелеге хезмәт закончалыклары, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, инвалидлар һәм башкаларның хокукларын яклау белән бәйле.


    Закон бозулар турында мәгълүматларның төп чыганагы халыктан кергән мөрәҗәгатьләр. Андый гаризаларга без аеруча җитди карыйбыз, чөнки кешеләр бирегә зур ышаныч белән киләләр. Бүген аларга ныклы игътибар бирмәсәк, иртәгә ул проблема тагын да катлауланырга, массакүләм төс алырга мөмкин.


    Хезмәт закончалыклары белән бәйле проблемалар буенча аеруча күп киләләр безгә. Мәсәлән, бер оешмада хезмәткәрләрне кыскартуда хезмәт килешүен тупас бозу очрагы ачыкланды.
    Гариза бирүче - 2009 елның 2 октябреннән бала тәрбияләү буенча ялда булган ханым, эш урынында хезмәткәрләрне кыскарту сәбәпле, 2010 елның 4 октябрендә эштән азат ителә. Шул ук вакытта аңа кыскартылган хезмәткәргә эштән чыкканда бирелә торган пособие түләнми. Җитәкче аны эштән азат итү турында алдан кисәтми.


    Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма җитәкчесе исеменә хезмәт закончалыклары бозылу һәм законсыз эштән кыскартылучыны кире эшкә алу, мәҗбүри рәвештә эшкә чыкмаган көннәр өчен акчалата компенсация түләү турында тәкъдим кертелде.
    Ул каралганнан соң, әлеге ханым эшенә кайтарылып, тиешле акча түләтелде, ә җитәкче дисциплинар җавапка тартылды.


    Шәһәр прокуратурасының эшчәнлеге киңкырлы. Прокурор юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле мораль зыянны кайтару, торак йорт һәм башкалар белән бәйле гражданлык эшләрендә дә катнаша һәм законлылык, гаделлек гаранты булып тора. Шундый хәлләр дә була. Мәсәлән, гражданка үз энесен фатирдан чыгаруны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итә. Төп милекче әниләре була.


    Аның энесе фатирда милек хуҗасының (әниләренең) гаилә әгъзасы буларак яшәгән һәм бу аңа фатирда яшәү хокукы бирә. Әлеге ир-ат торак йортны тиешенчә тоту буенча үз бурычларын үтәгән, коммуналь хезмәтләр өчен түләгән.


    Фатирдан чыгарылган очракта, аның торак хокуклары бозылыр иде, шуңа күрә судта катнашкан прокуратура хезмәткәре дәгъваны канәгатьләндерүне кире кагуларын сорый.
    Шәһәр суды бу ир-атның торак йорттан файдалануга хокукын раслый һәм фатирдан чыгаруны кире кага.


    - Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында юл куркынычсызлыгы, бу уңайдан профилактик эш алып барырга кирәклеге турындагы мәсьәлә еш күтәрелә. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Азнакай шәһәр прокуратурасы нинди роль уйный?


    - Юл-транспорт вакыйгалары бик күп факторларга бәйле. Ул юл хәрәкәтен оештыру, юлларның сыйфаты, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең кагыйдәләрне сакламавы... һәм башкаларга бәйле.


    Агымдагы елда Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан шактый закон бозу очраклары ачыкланып, тиешле чаралар күрелде.
    Шуларның берсе - юл хәрәкәтен вакытлыча чикләү.


    Закон буенча мондый тыюлар:
    - автомобиль юлларына ремонт ясаганда;
    - табигый шартлар белән бәйле рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан;
    - транспорт чаралары хәрәкәте югары булган ял һәм бәйрәм көннәре алдыннан булырга мөмкин.
    Тикшерү барышында Сөембикә урамында транспорт хәрәкәтен туктату турында җирле үзидарә тарафыннан нинди дә булса боерык кабул ителмәве ачыкланды. Шуңа күрә дә прокуратура таләбе буенча анда юл хәрәкәте торгызылды.


    Моннан кала, Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар актив рәвештә тормышка ашырыла.


    - Илшат Фәритович, халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе - комарлы уеннар. Мәгълүм булганча, алар кешеләргә, гаиләгә зур зыян сала. Законсыз уен бизнесына каршы прокуратура тарафыннан нинди чаралар күрелә?


    - Соңгы вакытта Азнакай районы территориясендә законсыз рәвештә уен бизнесы белән шөгыльләнү фактлары ешайган иде. Прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге өлкәдә даими рәвештә тикшерүләр уздырып тора. Шундый тикшерүләрнең берсе шәһәрнең Солтангалиев урамы, 18 «Б» йортында булды. Биредә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүченең законсыз рәвештә махсус программалы 19 компьютерда комарлы уеннар оештыруы ачыкланды.


    Закон бозучыга карата РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 14.1.1 маддәсе, 1 өлеше буенча эш ачылып, судка җибәрелде. Суд карары буенча уен җиһазлары кулланылыштан алынып, гаепле зат җавапка тартылды. Бүгенге көндә район территориясендә комарлы уеннар эшчәнлеге тулысынча бетерелде.


    - Торак-коммуналь хуҗалыгы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә дә хокук бозулар бардыр?


    - Агымдагы елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 110 хокук бозу очрагы ачыкланды.


    Алар арасында законсыз рәвештә торак йортлардан газны өзү кебек фактлар да бар. Тиешле закончалыклар нигезендә, газ бирүче газны өзү һәм аның сәбәпләре турында кешегә 2 кисәтү кәгазе җибәрергә тиеш. Аның беренчесе газны өзгәнчегә кадәр 40 календарь көн, ә икенчесе 20 көн алдан җибәрелә. Алдан хәбәр итмичә, газны бары тик авария булган очракларда гына туктатырга мөмкин.


    Әнә шулай прокуратура ярдәме белән тиз арада торак йортларга газ бирелә башлады. Актүбә РЭГС һәм Азнакай РЭГС җитәкчеләренә әлеге кимчелекләрне бетерү һәм алга таба аңа юл куймауны таләп итеп тәкъдим кертелде, гаеплеләр дисциплинар һәм административ җавапка тартылды.


    Укучыларның игътибарын коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүче оешмаларның гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне ничек карау тәртибенә дә юнәлтәсе килә. Әгәр дә мөрәҗәгать коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты белән бәйле икән, кулланучыга җавап өч көн эчендә бирелергә тиеш.


    - Прокурор судларда җинаять эшендә дә катнаша. Шәһәр эчендәге юлда яшь кенә машина йөртүченең кечкенә кызны бәрдертүе халык арасында зур канәгатьсезлек, резонанс тудырды. Гаепле үз җәзасын алдымы икән?


    - Прокуратура әлеге эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
    Суд барышында Марат Мөхәммәтшинның аек булмаган хәлдә, «В» категорияле транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмауга да карамастан, "Шевроле Каптива" белән идарә итүе раслана. Ул светофорның тыю билгесен дә "күрмичә", Нефтьчеләр һәм Ленин урамы чатына чыга һәм 3 яшьлек кызны бәрдертә.

    Нәтиҗәдә, бер гаепсез сабый авыр тән җәрәхәтләре ала.
    Җинаять эшен караганнан соң, суд гаепләнүчене РФ ҖКның 264 нче маддәсе, 2 өлеше буенча гаепле дип тапты, исерек хәлдә юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен аны 1 ел да 6 айга ирегеннән һәм 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Моннан кала җинаятьчедән зыян күрүчегә матди зыян түләтелә.


    - Соңгы вакытта ил күләмендә терроризм һәм экстремизм күренешләре ешайды. Бу уңайдан безнең районда хәлләр ничегрәк?


    - Экстремизмга каршы тору һәрвакыт прокуратураның игътибар үзәгендә булды. Кызганычка каршы безнең район территориясендә дә экстремистлык күренешләре булып тора.


    Шәһәр прокуратурасы тарафыннан Азнакайда яшәүче 22 яшьлек гр. И.га карата гаепләү эше расланып, судка җибәрелде. Ул РФ ҖКның 282 нче маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять эшен кылуда (күрә алмаучылык һәм дошманлык юнәлешендәге гамәлләр, матбугат чараларын кулланып җенес, милләт, тел, раса билгеләре буенча кешенең, бер төркемнең абруен төшерү) гаепләнә.


    Моңа интернет челтәрендә, аудио һәм видео, матбугат чараларында кешене кимсетүче төрле мәгълүматларның таралуы да сәбәп булып тора.


    Әлеге юнәлештә киң җәмәгатьчелекнең дә игътибарлы булуын телибез. Бердәм эшләгәндә күп кенә күңелсезлек, тәртипсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин булыр иде.


    Әңгәмәбезгә йомгак ясап, шуны да әйтәсе килә. Югарыда телгә алынганнар прокуратура эшчәнлегенең бер өлешен генә тәэмин итә.

    Прокуратура хезмәткәрләренә Россия Федерациясе территориясендәге барлык закончалыкларның да үтәлешенә күзәтчелек итү вазифасы йөкләтелгән. Үзегезне борчыган сораулар, киңәш, тәкъдимнәрегез белән Азнакай шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать итә аласыз. Прокуратура ишекләре гражданнар өчен һәрвакыт ачык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: