Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай нефтьчесе, талантлы җитәкче Рифгат Латыйповның һөнәри һәм кешелек сыйфатлары замандашларының игътибарын тартып тора

    Нефтьче, талантлы җитәкче буларак, Латыйпов Рифгат Фаздал улының тормышы турында сөйләү, аның шәхесен ачу - җиңел түгел. Җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте, югары гражданлык позициясе, җәмәгатьчелек эшчәнлеге хакында төрле матбугат чараларында бик күп язылган бу кеше турында тагын ни генә өстәргә мөмкин икән. Быел 19 апрельдә (паспорт буенча 1 майда) минем...

    Нефтьче, талантлы җитәкче буларак, Латыйпов Рифгат Фаздал улының тормышы турында сөйләү, аның шәхесен ачу - җиңел түгел. Җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте, югары гражданлык позициясе, җәмәгатьчелек эшчәнлеге хакында төрле матбугат чараларында бик күп язылган бу кеше турында тагын ни генә өстәргә мөмкин икән. Быел 19 апрельдә (паспорт буенча 1 майда) минем героем Рифгат Фаздаловичка 65 яшь тула. Әлеге дата замандашларының игътибарын тартып, аны үз югарылыгында калдыручы һөнәри һәм кешелек сыйфатларына янә бәя бирергә мөмкинлек тудыра.


    Кыскача белешмә
    Рифгат Фаздал улы Латыйпов унсигез ел дәвамында Азнакай УПНП һәм КРСны (хәзер "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ идарәчел компания) җитәкли, аннан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр алты ел дәвамында "Азнакайнефть" идарәсенең бораулау эшләре буенча начальник урынбасары булып эшли. 2000 елда скважиналарга капиталь ремонт ясау өлкәсендә үзенең фәнни хезмәтен яклый - техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясе һәм "Татнефть" ААҖнең Почетлы нефтьчесе, Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе, СССР Нефть сәнәгате министрлыгы премиясе лауреаты ул.

    Ике медаль, Татарстан Республикасы Президиумы Почет грамотасы белән бүләкләнә, хезмәт ветераны, бүләкләүләр "сандыгында" - ике дистәгә якын Рәхмәт хаты, район һәм шәһәр хакимиятенең, "Татнефть" ААҖнең һәм идарәнең Мактау грамоталары бар. 2000 елда "Алтын йөрәкле Кеше" республика бәйгесендә җиңү яулады. 1986 елдан 2010 елга кадәр биш тапкыр Азнакай шәһәр һәм район Советлары депутаты булып сайланды. Өйләнгән, 2 улы бар. Эрик - инженер-нефтьче, Эдуард - юрист.


    Тормыш аны иркәләмәде
    Үз өстенә җаваплылык алырга курыкмаган, фикерен төпле дәлилләр белән раслап әйтүче буларак, ул замандашлары һәм җитәкчеләр алдында ихтирам һәм хөрмәт казана. Рифгат Латыйпов ирешкән уңышлар - авыр хезмәт, үҗәтлек, принципиальлек, югары максатчанлык, искиткеч тырышлык нәтиҗәсе ул.


    Аны тормыш иркәләми. Фашист әсирлегендә булган совет солдаты малае буларак, төрле битәрләүләргә каршы тешләрен кысып түзә ул. Сугыш җәһәннәме аша узып та, тормыш сөючән, саф күңелле булып калган, телләр өйрәнеп, яңалыкка омтылып яшәгән әтисе белән горурлана, аңа тигезләшергә омтыла. Әтисе фани дөньядан кинәт кенә һәм бик иртә китеп бара. Рифгат Фаздал улы авыр минутларында: "Ә минем әти мондый очракта ни эшләр иде икән?" дип үз-үзенә сорау бирә.


    Рифгат Латыйпов үзенең хезмәт юлын 1966 елда "Азнакайнефть" идарәсенең 3 нче нефть промыселында электромонтер булып башлап җибәрә. Барлык карьера баскычларын узып, Азнакай катлам басымын күтәрү һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Халыкча әйтсәк, ул үз һөнәрен ахыргача "бораулаган".


    1968 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә һәм үз-үзенә туган җире Азнакайга кайтырга сүз бирә. Аңа бик күп дәрәҗәле урыннардан: Көнбатыш Себердә "Красноленинскнефтегаз" берләшмәсенең баш геологы, Казан шәһәрендәге "Татнефтегазразведка" тресты управляющие, Мәскәүдә СССР Нефть сәнәгате министрлыгының скважиналар ремонтлау департаментыннан эш тәкъдим итәләр. Әмма, ул сүзендә нык тора, туган якларына кайта.

    Әтисе төзегән йортта әнисе Мәгъфирә апа көтә аны. Тугрылык өчен туган җире аны чын мәгънәсендә олылый, зур уңышларга ирештерә. Карьерасының һәр посты, һәр баскычында ул үзен оста оештыручы, тәҗрибәле белгеч буларак күрсәтте. 36 яшендә Рифгат Фаздал улы тормышында яңа чор башлана - ул Азнакай УПНП һәм КРСны җитәкли башлый.

    Әмер үтәлергә тиеш
    Календарьда - 1984 ел. Апрельнең беренче якшәмбесе Геологлар көне буларак бәйрәм ителде. Һәм кинәт Рифгат Фаздаловичны партия райкомына, беренче секретарьга чакыралар. Райокомның беренче секретаре О. Мөхетдинов сүзне кыска тота:


    - Мин сине идарәнең баш инженеры итеп билгеләү мәсьәләсе буенча чакырдым, - һәм шунда ук Әлмәт номерын җыя башлый, - әйе, Латыйпов риза!


    Рифгат Латыйпов авызын ачарга да өлгерми кала. "Татнефть"нең генераль директоры Аклим Мөхәммәтҗанов кандидатураны шунда ук раслап та куя. Ике ел узгач, шундый ук хәл янә кабатлана: бу юлысы Рифгат Фаздалович райкомнан скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе начальнигы булып чыга. Әйе, әмер үтәлергә тиеш. Нәкъ фронттагы кебек. Бу факт.


    Бу чор аның тормышына иң авыр һәм шул ук вакытта иң мавыктыргыч булып кереп калган. Хезмәт коллективы лаеклы абруйга ирешкәнчегә кадәр, бөтен көчен куеп, тәүлегенә 24 әр сәгать эшләргә туры килә. Аның җитәкчелегендәге коллектив җитештерү өлкәсендә дә, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә үрнәк булып тора. Шәһәрне төзекләндерүдә булсынмы, авыл хуҗалыгының матди базасын ныгытудамы аның өлеше бик зур.


    - Төп эштән кала, язгы чәчү, урак, терлек азыгы хәзерләүдә булсынмы, мин район авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүне иң мөһим бурычларымның берсе итеп карадым, - ди ул. - Эш барышында без авыл халкы өчен 37 артезиан коесы борауладык, аларның күбесе мөгезле эре терлекләрнең җәйге лагерьларын салкын су белән тәэмин итү максатыннан иде. Яртысы үз чыгымнарыбыз хисабына.

    Шәһәребезнең 28 нче кварталында, "Девон-Кредит" банкы янында, артезиан скважинасы суы агып торган самовары булган ял комплексы да капремонтчыларныкы. Кызганыч, элекке белән чагыштырганда ул хәзер бик үк яхшы торышта түгел. Мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде. Мәсәлән, 80 нче еллар азагында Бораулау эшләре идарәсе һәм район элемтә узелы белән берлектә Мәнәвез тавында җибәрелгән телеретранслятор. Ул телесигналларны кабул итү сыйфатын яхшырта, азнакайлылар җиңел сулап куя.


    Боларга өстәп, нефтьчеләр төзекләндергән чишмәләрне дә әйтергә кирәк. Алар арасында Мәнәвез авылындагы "Таш Урта", Әсәй авылындагы "Мотыйгулла коесы" бар. Чишмәләр үзләренең чисталыгы, саф суы белән шатландыра. Алар халыкның яратып ял итү урынына әйләнде.


    Тукай микрорайонында 30 һәм 24 фатирлы, Актүбә бистәсендә 33 фатирлы торак йорт төзелде. Үз көчләре белән хезмәткәрләре өчен төзиләр. Хезмәткәрләргә сөенеч булса, финанс чыгымнары өчен җитәкчегә каты шелтә эләгә. Бу игелекләргә коллектив тотрыклы, югары хезмәт уңышлары белән җавап бирә.

    Хезмәткәрләрнең предприятие, җитәкчеләргә ышанычы арта. Әлеге чорда идарә 17 тапкыр СССР Нефть сәнәгате министрлыгының, Россия Федерациясе Ягулык-энергетика министрлыгының һәм "Татнефть" берләшмәсенең иң яхшы предприятиесе булып таныла. Ә бит бу ил өчен иң авыр - Горбачев һәм Ельцин идарә иткән - СССРның таркалган, сәяси аңлашылмаучылык, 1998 елгы икътисад һәм дефолт коллапсы чоры була. Хезмәт хакы буенча әҗәтләр бишәр айга җитә, хезмәткәрләрнең ризасызлыгы көчәя.


    - 1999 ел алды исемнән гел чыкмый. 1998 елның 31 декабрендә иртәдән үк хезмәт хакы бирү өчен акча китерүләрен көтәбез, -дип искә ала Рифгат Фаздал улы. - Сәгать 10 тулды - юк, көндезге 2 - юк, нервылар соңгы чиккә җитте. Мин урынбасарлар белән бергә идарә алдында. Сабыр итәргә өндибез, ышандырабыз, сөйләшәбез. Арада кайнар башлар да табыла, "мәйдан" рухы сизелеп китә. Безне кабинетларда яшеренеп утырмыйча, эшчеләр арасында булуыбыз гына коткарды. Ниһаять, кичке дүрттә акчаны китерделәр, сигездә тараттык, ведомостьларны яптык (елның соңгы көне). Кыскасы, без - җитәкчеләр, авыр вакытта бригада, цех коллективлары белән бергә булдык.


    Ул чын җитәкче буларак, идарәне, коллективны саклап калуга бар көчен куя. "УПНП һәм КРС таркала" кебек паникага бирелү ел саен үзен сиздерә, аның ике очрагы - чынбарлык. 1994 елда идарәгә реаль куркыныч яный. Латыйпов "Татнефть" берләшмәсе җитәкчелегенә "Главтюменнефтегаз" системасында УПНП һәм КРСны бетерүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен җиткерә (генераль директор папкасына төмән нефтьчеләренең зур мәкаләсен куя).


    Икенче очрак - 2003 елның апрелендә була. "Татнефть" ААҖ Җәлил зонасы базасында мөстәкыйль идарә оештырып, Азнакай УПНП һәм КРСны икегә бүлү турында карар кабул итә. Ул очракта капремонтчылар эшчәнлегеннән кергән салымның яртысы башка районга киткән булыр иде. Латыйпов район җитәкчелеге ярдәме белән "Татнефть" ААҖ җитәкчелеген күндерә ала, коллективны саклап кала. Бүгенге көндә коллектив (хәзер, икенче исемдә - "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ) уңышлы гына эшләп килә. Шул ук елның июнь аенда Латыйпов "Азнакайнефть" идарәсенә скважиналар ремонтлау һәм бораулау буенча идарә начальнигы урынбасары итеп күчерелә. Үз тормышының һәр чорын, язмышының һәр борылышын Рифгат Фаздалович лаеклы рәвештә, башын югары тотып кабул итә.


    - Мине тудырган игелекле Азнакай җире алдында үз бурычымны үтәдем дип саныйм: 1980-1990 елларда нефть бирүчәнлекне арттыру максатында ел саен нефть катламнарына зур (15 мең тоннага кадәр) алкилир күкерт кислотасы кертелде, - ди ул, әлеге елларда капиталчыларның эшчәнлеген искә алып, - Әйе, өске актив матдәләр барлыкка килү (ПАВ), һичшиксез, нефть чыгару коэффициентын арттыра. Әмма, агрессив реагентлар эчә торган су һәм хуҗалык итү белән бәйле югары катламнарга үтеп керү куркынычы да тудыра, табигатькә зыян китерергә мөмкин иде.

    Әлеге технологиянең һәлакәткә китерү куркынычын дәлилләп, ул төрле киңәшмәләр, район Советы сессияләрендә, матбугат чараларында чыгыш ясый һәм Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутатлары инициатив төркеме ярдәме белән 90 нчы еллар башында бу эшләрне туктатырга мөмкин була.


    Тарих битләрен актара-актара вакытуза тора, чорлар алышына. Әмма матур эшләр халык күңелендә мәңге кала. Рифгат Латыйпов Татарстан нефте тарихына принципиаль, үз эшенә бирелгән чын җитәкче һәм оештыручы буларак кереп калды. Бу ачык, киң күңелле кешенең яшь буынга сөйләр сүзләре күп. Шул ук вакытта тыйнак Латыйпов һәрвакытта да үз белгәнен һәм уйлаганын әйтә. Ул кыйммәтле вакытын буш идея, уйларга сарыф итми, бары тик тормышка ашардай чынбарлыкка гына. Әгәр сүз биргән, эшкә тотынган икән, һичшиксез аны азагына кадәр җиткерә.

    Күпсанлы башкарган эшләре, конкрет уңышлары шул хакта сөйли. Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган Латыйпов бүген дә бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, яңа проектлар белән һәр яңа туган көнгә сөенеп яши.

    Нәфис ӘХМӘТ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: