Азнакай мәшгульлек үзәге 30 еллык юбилеен бәйрәм итә
1991 елның 19 апрелендә илебездә халыкның мәшгульлеге турында закон кабул ителә.
Шуның нигезендә Россиядә халык мәшгульлеге дәүләт хезмәте төзелә. Шушы дәвер эчендә районның мәшгульлек үзәге дә җирлегебезнең хезмәт базары сәясәтендә күп кенә башлангычларга нигез салып, үзгәреш-яңарышлардан торган катлаулы юл үтте, меңнәрчә азнакайлыларга тормыш терәге булды.
–Сезнең хезмәт тынгысыз да, җаваплы да. Һәркем сезнең бусагага зур өметләр баглап, ярдәм сорап килә. Югары профессионаллардан торган коллектив тупланып, аларның һәркайсына күңел җылысын бирергә, ярдәм итәргә тырышасыз. Районның иҗтимагый тормышында да актив эшчәнлек алып барасыз.
Юбилеегез белән котлап, барчагызга да исәнлек-саулык, уңышлар, гаилә иминлеге телим! Коллективка киләчәктә дә шулай республикада алдынгы булып, кешеләрдән гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәргә язсын! – диелә район башлыгы Марсель Шәйдуллиннның котлау сүзендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев