Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай мәктәпләрендә тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза

    Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, быел республикада 36 148 бала беренче сыйныфка (Казанда - 11 101) керә. Чагыштыру өчен: 2012 елда беренче сыйныфка 36 311 бала кергән, аларның 10 908 е Казанда. Быел...

    Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.


    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, быел республикада 36 148 бала беренче сыйныфка (Казанда - 11 101) керә. Чагыштыру өчен: 2012 елда беренче сыйныфка 36 311 бала кергән, аларның 10 908 е Казанда.


    Быел Татарстанда 165 мәктәп ремонтланган, шул исәптән 5 коррекцияле уку йорты.
    Белем көнендә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Саба муниципаль районнарында һәм Казанда 9 яңа мәктәп, 4 балалар бакчасы ачыла, аның өчесе авыл җирлегендә. Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы эшкә килә.

    Алсу Сафина

    Чыганагы http://tat.tatar-inform.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: