Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе узды

    5-6 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе узды. Шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучыларын финанс нигезләре серләренә Пенсия фонды идарәсенең бүлек начальнигы Розалия Мөбарәкшина төшендерде. - Финанс белеме көненең максаты - яшьтән үк үз керемнәрең белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен тәрбияләү, чөнки базар икътисады...

    5-6 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе узды.

    Шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучыларын финанс нигезләре серләренә Пенсия фонды идарәсенең бүлек начальнигы Розалия Мөбарәкшина төшендерде.


    - Финанс белеме көненең максаты - яшьтән үк үз керемнәрең белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен тәрбияләү, чөнки базар икътисады шартларында акчаңны саный, тота һәм арттыра белү бик мөһим, - диде ул.


    Розалия Мөбарәкшина укучыларга аңлаешлы итеп пенсия хокуклары, аның ничек формалашуы, нәрсәгә бәйле икәне, ни өчен булачак пенсияң хакында яшьтән үк кайгыртырга кирәклеге, "соры" хезмәт хакының тискәре йогынтысы турында аңлатты.


    - 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарына үзгәрешләр керә һәм ул бүгенге яшьләргә турыдан-туры кагыла. Бу дәрестә укучылар гына түгел, без дә шактый файдалы мәгълүмат тупладык, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әминә Ганиева.


    - Бер карасаң, безгә әле пенсия турында уйларга бик ерак кебек, әмма аңа нигез яшьтән үк салына икән, - диде 9 А сыйныфы укучысы Булат Мәрданшин үз фикере белән уртаклашып.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: