Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай май заводының эшләре майлагандай бара

    Кибеткә керсәң, сөт ризыкларының ниндие генә һәм кайдан килгәне генә юк! Кайсысы чын, кайсысы ясалма икәнен аеруы да кыен. Ялгышмас өчен, үзебездә җитештерелгәнне алырга тырышам мин. Үзе пешергән икмәк, үзе сауган сөттән берәү дә шикләнми, шулай бит? Азнакай май заводына да сөт нәкъ менә үз хуҗалыкларыбыздан килә. Чәчәкле болыннарда маллар...

    Кибеткә керсәң, сөт ризыкларының ниндие генә һәм кайдан килгәне генә юк! Кайсысы чын, кайсысы ясалма икәнен аеруы да кыен. Ялгышмас өчен, үзебездә җитештерелгәнне алырга тырышам мин.

    Үзе пешергән икмәк, үзе сауган сөттән берәү дә шикләнми, шулай бит? Азнакай май заводына да сөт нәкъ менә үз хуҗалыкларыбыздан килә. Чәчәкле болыннарда маллар көтүченең дә, фермаларда сөтлебикләрне савучыларның да балалары, туганнары шушы шәһәрдә яши. Шулай булгач, өстәлләребезгә сыйфатлы ризык керсен дип тырыша алар.

    Май заводының абруен яхшы беләбез. Аның продукциясе Россиянең иң яхшы йөз товары исемлегендә йөри, илкүләм күргәзмәләрдә күпсанлы медальләргә лаек. Азнакай маен исә чит төбәкләрдән һәм республикалардан ук сорап киләләр.

    Ә бит "Вамин" җәмгыяте таркалганда, безнең завод ишегенә дә йозак салынырга мөмкин иде. Район җитәкчелегенең тырышлыгы белән ул саклап калынды, мәктәп туклануы комбинаты составына кертелде.

    Предприятие таркалу - ул продукциясез калабыз дигән сүз генә түгел. Кечкенә шәһәр өчен эш урыннары аеруча кадерле. Бүгенге көндә коллективта 156 кеше эшли. Ә алар артында - берничә кешедән торган гаилә. Аннан соң, җирле бюджетка кертелә торган салымнар да мөһим. Узган ел предприятие 34,5 млн сумлык салым түләгән.

    - Энергоресурсларга бәяләр артуга карамастан, чыгымнарны мөмкин кадәр киметеп, 2014 елны табышлы тәмамладык, - ди май заводы директоры Мөдәрис Гаязов.

    Уртача хезмәт хакы аннан алдагы елга караганда 13 процентка арткан.

    - Унөч ел унөченче хезмәт хакы алган юк иде, быел хезмәткәрләрне куандыра алдык, - ди җитәкче.

    Предприятиенең 3 кибете бар. Аларда сатыла торган продукциянең 67 процентын заводныкы тәшкил итә.

    Баулыдагы бүлекчәдә дә эшләре яхшы бара, җитештерү буенча да, сату буенча да күрсәткечләр югары.

    Һәр чорның үз авырлыгы булмый калмый. Бүген сатып алу бәяләре югары, шуңа чимал җитмәү сиздерә, ди Мөдәрис Гаязов. Ә менә чит илдән товар кертүне чикләүнең уңай ягы булган - халык үз сырларыбызга күчкән.

    - Чын ризык әллә ничә ай, еллар буе саклана алмый. Кешеләр хәзер файдалы белән зыянлыны аерырга өйрәнде, - ди завод директоры.

    Көндәшлекнең каты икәнлеген аңлап, күптән түгел узган исәп-хисап җыелышында коллектив алга таба продукциянең сыйфатын тагын да яхшыртуны максат итеп куйды. Чыгымнарны киметү һәм рентабельлелеккә омтылу исә җиһазларны, машина паркын яңартуга мөмкинлек бирәчәк. Болары да сыйфатка турыдан-туры бәйле бит.

    - 23 ел май ясаучы булып эшлим. Коллективыбыз тату, бердәм. Бездә профсоюз комитеты да сакланып калды. Бәйрәмнәр оештыралар, авыр чакта матди ярдәм күрсәтәләр. Эшемне яратам, эш булып торсын берүк, - ди Зилә Кашапова.

    Ә бит уйлап карасаң, җирлегебездә сәнәгатьнең чәчәк атуы һәрберебездән тора. Үз товарларыбызга өстенлек бирсәк, эшле дә, ашлы да булырбыз.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: