Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай май ясау заводы Мәктәп туклануы комбинаты канаты астына керде

    "Азнакай сөте" предприятиесенең исеме, әлеге яңалыктан тарафдар булмаганнар өчен, бәлки, ят та тоелыр. Әмма биредә гаҗәпләнерлек сәбәп юк - "Вамин" ААҖ таркалгач, элек аның филиалы булган Азнакай май ясау заводы рәсми исемен генә үзгәртте һәм "Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ канаты астына керде. Ә җисеме, кылган эшчәнлеге буенча ул элеккеге халәтендә...

    "Азнакай сөте" предприятиесенең исеме, әлеге яңалыктан тарафдар булмаганнар өчен, бәлки, ят та тоелыр. Әмма биредә гаҗәпләнерлек сәбәп юк - "Вамин" ААҖ таркалгач, элек аның филиалы булган Азнакай май ясау заводы рәсми исемен генә үзгәртте һәм "Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ канаты астына керде. Ә җисеме, кылган эшчәнлеге буенча ул элеккеге халәтендә калды.

    Килеп туган чарасызлык шартларында коллективны, аның җитештерү ресурсларын саклап калу өчен район, завод җитәкчелеге кабул иткән максатка юнәлешле бердәнбер зирәк карар булды ул.

    Бүген сүз Азнакай май ясау заводы данын республика, ил күләмендә танытучы, җитештерү тармагы предприятиеләре арасында лидерлар рәтендә тотучы, коллективның утыз еллык алыштыргысыз директоры, РФ һәм ТРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, ТРның "Хезмәттәге батырлык өчен", СССР Халык хуҗалыгы күргәзмәсе медальләренә лаек булган Мөдәрис Мөнир улы ГАЯЗОВ турында барыр.

    ...Яшерен-батырын түгел, совет чорында кадрларны сайлап алуда зур таләпчәнлек күрсәтелә, җитәкчелек эшенә хәзерләү һәм тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә иде. Булачак хуҗалык, оешма, предприятие җитәкчеләре карьера баскычлары аша эзлекле төстә өскә күтәрелделәр, эшкә өйрәнделәр, тәҗрибә тупладылар. Ә инде вакыты килеп җиткәч, мөстәкыйль җитәкчелек итү күнекмәләрен үзләштергәч, төрле җаваплы постларны биләделәр.

    Мөдәрис Гаязов та шундый кадрларның берсе. Институтта ветеринария белгечлеге алганнан соң, башта зоотехник, аннары районыбызның "Коммунизмга" колхозында баш зоотехник булып эшләде, бай тәҗрибә туплады. Бу вакыт эчендә терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген күтәрүне оештыру буенча күп эшләргә, җитди һәм четерекле мәсьәләләрне мөстәкыйль чишәргә туры килде аңа. Белемле, тырыш егетнең мөмкинлекләрен тиз арада күрделәр - 1982 елда Мөдәрис Мөнир улын КПССның Азнакай райкомына авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп күчерделәр. Тагын бер елдан инде Мөдәрис Гаязов май заводы директоры вазифасына билгеләнде.

    ...Аннан соң да инде нәкъ утыз ел гомер узып киткән. Әйтүе генә ансат. Ә чынлыкта исә бу чор үз эченә бөек державаның таркалуын, 90 нчы елларның икътисади буталчыклыкларын, 2000 нче ел башларындагы кыргый базар мөнәсәбәтләрен, шуның нәтиҗәсендә күп кенә эре завод-фабрикаларның ябылуын, халыкның эшсез калуын үз эченә алган тулы бер эпоха булды. Бу еллар афәте вакытында күп кенә җитәкчеләр югалып калды, предприятиеләре бөлгенлеккә чыкты. Ә май заводы директоры Мөдәрис Гаязов коллективны таркалудан саклады гына түгел, аның алга таба үсешен тәэмин итү юлларын да тапты.

    Уңыш - ул очраклы юлдаш түгел. Аның нигезендә тырышлык, бернинди каршылыкларга да карамастан максатка омтылучанлык ята. Ә бу сыйфатлар Мөдәрис Мөнир улына кечкенәдән хас. Буталчык елларда да алар аңа үз юнәлешеннән тайпылмаска ярдәм итте.

    Аның килеп туган вәзгыятьне аңлый белүе, таләпчәнлеге, көчле оештыру сәләте нәтиҗәсендә Азнакай май ясау заводы бүген инде заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, үзләренең артезиан коесы, автоном котельные булган, эшләүчеләргә хезмәт һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган күптармаклы эре предприятиене тәшкил итә.

    Завод подразделениеләрендә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, җитештерелә торган продукцияләрнең сыйфатын яхшырту, хезмәт, башкару, финанс һәм технология тәртибен саклауны тәэмин итү буенча комплекслы тикшерүләр уздыру гамәлгә кертелгән. Норматив документларның үтәлеше дә даими күзәтчелеккә алынган.

    Күрелгән чараларның нәтиҗәләре күз алдында - 200 кешене эшле дә, ашлы да иткән предприятие үзе җитештергән күптөрле продукцияләр белән халыкара, ил күләм, республика дәрәҗәсендә уздырыла торган мәртәбәле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнаша һәм аларның һәрберсендә призлы урыннар яулауга ирешә. Директорның эш бүлмәсендә урын алган күпсанлы һәм төрле дәрәҗәдәге йөзләгән диплом, медальләр шул турыда сөйли. Алар арасында "Россиянең иң яхшы 100 товары", "Татарстанның иң яхшы 100 товары" бәйгеләрендә җиңеп чыккан "Голланд" сыры, "Бифилайф" биопродукты һәм "Крестьян" атланмаена бирелгән таныклыклар да урын алган.

    Болардан тыш, заводта сырның һәм атланмайның берничә төре, сөт һәм әчетелгән сөт ризыклары, шул исәптән катык, кефир, бифидок, йогурт җитештерелә.

    Сату базарында үз урыныңны биләү өчен кискен көндәшлек барган бүгенге көндә җитештерелгән продукцияне кулланучыга җиткерүнең төрле юлларын эзли, эшлекле элемтә диапозонын даими киңәйтә директор. Саклау вакыты чикләнгән сөт ризыкларын Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан алып, Башкортстанның безгә якын районнарында да саталар.

    Биредә хәзер елына уртача 400 тонна атланмай һәм 1200-1400 тонна сыр җитештерелә. Соңгысының 80 проценттан артыгы республикадан читтәге регионнарга чыгарыла. Уфа, Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Петербург калаларында аны бик теләп алалар.

    Болардан тыш, үз продукцияләрен сату өчен аларның республика районнарында да кибетләре бар.

    Хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләүләрен һәм ял итүләрен булдыруга бөтен шартларны да тудырырга тырыша Мөдәрис Гаязов. Предприятиенең үз ашханәсе, якында гына кибете бар. Егерме елдан артык инде биредә ярдәмче хуҗалык - умарталык тоталар. Ишек алдында чыршы, нарат агачлары, куаклар үсә, алма бакчасы җимеш биреп утыра. Эш арасындагы кыска тәнәфес вакытларында елның дүрт фасылында да эшчеләр анда рәхәтләнеп ял итә ала. Тагын да мөһиме - эшләгән өчен хезмәт хаклары төгәл вакытында бирелә.

    Җитәкчеләре нинди - хезмәткәрләре дә шундый тынгысыз: үзләрендә генә түгел, район күләмендә уздырыла торган барлык социаль-иҗтимагый, мәдәни чараларда, иганә, шәфкатьлелек акцияләрендә дә актив катнашалар.

    Кыскасы, Мөдәрис Гаязов кул астында "Азнакай сөте" коллективы тулы канлы тормыш һәм иртәгәсе көнгә тирән ышаныч белән яши.

    ...Бу урында язмага нокта куярга да мөмкин булыр иде. Әмма халыкта "Ирне ир иткән дә, юк иткән дә - хатын" дигән тирән мәгънәле бер гыйбарә яши. Һәрхәлдә, Мөдәрис Мөнир улының бүгенге уңышларында, һичшиксез, ышанычлы һәм тугры дусты, 40 ел буена аның белән бер сулышта яшәүче, җиңүләренә сөенүче, сәбәбе чыкканда көенүче хатыны Флюра Фәтхелислам кызының да өлеше зурдыр. Гаиләләрендә алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ике югары белемле уллары Эдуард хәзер Казандагы җитди бер фирмада юридик бүлек җитәкчесе, аның тормыш юлдашы Гүзәл - Вахитов районының Федераль судьясы. Кызлары Миләүшә дә Казан дәүләт университетында юридик белем алды, шунда ук аспирантура тәмамлады. Ире Николай белән алар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Гаязовлар бүген дүрт оныкларының яраткан әбисе һәм бабасы.

    Реклама хокукында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: