Реклама
Азнакай шәһәренең 4 нче лицее Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Сингапурның "Educare" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Өстенлекле мәктәпләр" программасына керде. Республика буенча барлыгы шундый 50 мәктәп төзелә. Аларның педагогик коллективлары инновацион программаларны, белем бирүдә алдынгы методикаларны һәм технологияләрне актив гамәлгә кертәчәк. "Educare" компаниясе республиканың гомумбелем бирү мәктәпләре...
Азнакай шәһәренең 4 нче лицее Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Сингапурның "Educare" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган "Өстенлекле мәктәпләр" программасына керде.
Республика буенча барлыгы шундый 50 мәктәп төзелә. Аларның педагогик коллективлары инновацион программаларны, белем бирүдә алдынгы методикаларны һәм технологияләрне актив гамәлгә кертәчәк.
"Educare" компаниясе республиканың гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары өчен тренинглар үткәрде, алар арасында 4 нче лицей директоры Ленар Хәбибуллин да бар.
Лилия Әхмәдишина,
мәгълүмати-методик үзәк директоры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз