Азнакай комсомоллары һәрчак алгы сафта булды
Ил тарихына иң уникаль һәм масштаблы яшьләр оешмасы булып кереп калган коммунистик яшьләр союзы – комсомолның бүген туган көне.
Зур тарихы булган комсомол сафларында берничә буын тәрбияләнде
... Азнакай волостенда беренче комсомол оешмасына 1919 елның октябрендә нигез салына. 1922 нче елдан районның күп кенә авылларында аның ячейкалары төзелә, ныгый, үсә. 1923 нче елда Кәкре Елга авылы мәктәбендә беренче пионерлар отряды оештырыла. 1940 елда Азнакай һәм Тымытык районында 16-50 яшьтәге гражданнар арасында укый-яза белмәүчелек бетерелгәч, районга Совнаркомының Кызыл Байрагы тапшырыла һәм наданлыкны бетерүдә актив катнашкан 10 комсомолга Мәскәү шәһәренә экскурсия юлламасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. 30 нчы елларда Днепрогэс, Донбасс, Кузбасс, Магнитогорск, Комсомольск кебек яңа шәһәрләр төзүгә безнең районнан да йөзләрчә яшьләр китә. 1951-52 елларда фермаларда 75 комсомолец һәм 150 дән артык яшьләр була. 67 комсомол-яшьләр коллективы производствоның җаваплы участокларында эшли...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев